Кеше хакын хаклап

Садак бистәсендә ветераннар өчен салынган йортларның берсендә гомер кичерүче, тумышы белән Калморза кызы Мәшүдә апа Бадыйкова кунаклар киләсен әзерләнеп, матур күлмәкләр, калфаклар киеп көтеп торган.
Кунаклар - район баш-лыгы Рәсим Садыков, аның урынбасары Фәис Вагыйзов, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова сугыш ветераны Кәшфи Бадыйковның тол хатыны Мәшүдә апага аның 96 яшьлек туган көне уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин исеменнән килгән котлау открыткасын, чәчәк букеты, бүләк тапшырдылар.
1917 нче елны дөньяга килгән Мәшүдә апа ХХ нче гасырның бик күп дәһшәтле вакыйгаларын үз җилкәсендә татыган, гомере буе чын эш "аты", үз мәнфәгатьләрен читкә куеп, якыннары язмышын уртаклашкан кеше. 18 яшендә Түке авылына кияүгә чыга, алты ай яшәгәч, паралич суккан әнисен карар өчен ирен, яңа гаиләсен калдырып Калморзага кайтып китә, 18 ел түшәктә яткан әнисен карый. Бер энесе сугышка киткәч күпмедер вакыт Кукмарада тоткарлана. Аның ач булуы турында хәбәр килеп ирешүгә, Мәшүдә апа сохари киптереп, өйдә ашарга ни бар, шуны тутырып Кукмарага чыгып китә. Биш көн җәяү бара, энесен табып азык тутырган капчыгын тапшыра. Кайтканда да биш көн җәяү тәпили. Аның каравы энесенең "Апа, син мине ач үлемнән коткардың", - дигән хаты гомере буе йөрәген җылытып тора. Тик энесе 43 елны Сталинград сугышында башын сала. Аннан сеңелесен кияүгә бирә, энеләрен башлы-күзле итә. Шуннан соң да үз гаиләсен кору турында уйламый, энесе белән килененең биш баласын карап үстерешә. 60 тулып килгәндә генә Бикбауда яшәүче 75 яшьлек Кәшфи бабай белән кавыша. 20 ел матур гомер кичерәләр алар.
- Бабаем мине бик яратты, чөнки мин бик күп эшләдем, "их, нишләп бер ун ел алдан кавышмадык" дип ирем үкенечен дә белдерде, - дип сөйли Мәшүдә апа. Соңгы ике елын бабай түшәктә үткәрә, аны кадерләп, тәрбияләп соңгы юлга озата.
Авыр физик эш аны бетермәгән, 96 яшендә дә күзе яхшы күрә, колагы ишетә, зиһене бик ачык, сүзләре акыллы, киңәшләре төпле. Хәзер дә биш вакыт намазын укый, ураза тота. Иренең улы Әбүзәрнең кызы Илсөяр килеп ярдәм итеп, карап йөри үзен, башка туганнары да әбине ташламыйлар.
- Озак, сәламәт яшәр өчен нишләргә? - дип соравыбызга:
- Көнгә 50 сутый печән чабыгыз, я булмаса, 20 сутый урак урыгыз, - диде апабыз уенын-чынын бергә кушып. - Аллага ышаныгыз, тәүфикълы булыгыз, - дип тә өстәде.
Нинди кешеләр яши безнең арада, ярый кадерләрен белергә өйрәнеп барабыз.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 17:23“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 2022 ел, 12 август саны анонсы Эт чемпион булырмы, әллә сукбаймы – барысы да аның хуҗасыннан тора. Токымлы этләр асраучылар турында газетаның 4 битендә укыгыз.34300
-
7 август 2022 - 09:13"Самолёт бозлана башлады": Минзәлә районында туып-үскән Рамил Гаязов күктә очканда килеп чыккан иң штаттан тыш хәл турында сөйләде Якташыбыз Рамил Гаязов - Яр Чаллы шәһәренең "Свободное небо" дельтаклубы җитәкчесе турында, 2022 елның 5 августында чыккан "Минзәлә"- "Мензеля" газетасында укыгыз.34200
-
5 август 2022 - 10:10"Минзәлә"- "Мензеля" газетасының 2022 елның 5 августы саны анонсы Үз практикасында Минзәлә район үзәк хастаханәсе хирургларына төрле очраклар белән очрашырга туры килә. Аларның уникаль операцияләре турында 1-2 биттә укыгыз.43300
-
28 июль 2022 - 16:24"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 29 июль 2022 ел саны анонсы Быел “Минзәлә” газетасының 105 еллыгын бәйрәм итәбез. Шул ук вакытта якташ һәвәскәр тарихчыбыз Геннадий Семенов газета чыга башлау 1887 елга барып тоташа дип фаразлый. Бу хакта 5 биттә укыгыз.43500
-
26 июль 2022 - 15:13Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.37400
-
25 июль 2022 - 16:14“Заиковский” хуҗалыгы тагы бер тракторга баеды “Заиковский” хуҗалыгы ел саен авыл хуҗалыгы техникаларын яңартып тора.49801
-
22 июль 2022 - 10:32"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 22 июль 2022 ел саны анонсы Район башкарма комитеты үзмәшгульләр һәм кече, урта бизнес вәкилләре белән нинди эшчәнлек алып бара? Бу хакта 1 биттә укыгыз.44200
-
14 июль 2022 - 15:32“Минзәлә”-“Мензеля” газетасы 15 июль 2022 ел саны анонсы Түбән Юшады авылында зурлап Ивану (Иван Купала) бәйрәме үткәрелде. Бу хакта 1 нче биттә укыгыз.52600
-
7 июль 2022 - 15:31“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 8 июль, 2022 ел саны анонсы Николаевка авыл җирлегендә 145 буйдак. "Бәлки, аларга кәләшләре шәһәре Ивановога барырга кирәктер", дигән сорауны бирә мәкаләнең авторы Дилфас Галиев. Бу хакта – 8 биттә укыгыз.54400
-
6 июль 2022 - 14:35Менә ичмасам җиләге дә җиләге! Гөлсинә һәм Сәгыйрь Билаловлар көн саен үз участогыннан 75-80 граммлык җиләк җыялар.59500
-
6 июль 2022 - 08:16Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен киң колачлы акцияне башлап җибәрә: сәүдә үзәгендә иң отышлыларның берсе – Aurum картасы белән барлык сатып алуларга 10% кешбэк. Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин.47000
-
13 август 2022 - 20:19Әтрәкле авылында Фаттаховлар шәҗәрәсенә багышланган очрашу.
-
11 август 2022 - 19:15"Август" компаниясенең Минзәлә ОСП бүлекчәсендә августа һәр көн алтын бәясендә
-
Карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Минзәлә патшалар гына йөри торган карета ясала башлады.Кайсы осталар ясый аны? Ул карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Сездән тәкъдимнәр көтәбез!
-
12 июль 2022 - 10:19
-
18 август 2022 - 08:44Минзәлә районында тулай җыем 119 мең тоннадан артып китте17нчы август көнне дә район басуларында 59комбайн эшләде, шуның 41 е хуҗалыкларныкы, калганнары фермер хуҗалыкларыннан.10000
-
17 август 2022 - 15:30Минзәлә районы терлекчеләре бер сыердан уртача савым буенча республикада беренче урынга чыктыларРайон буенча һәр сыердан уртача 32,5 килограмм сөт савып алына.13200
-
12 июль 2021 - 16:08Минзәлә районының “Заиковский” хуҗалыгына савымчылар кирәк. Айлык хезмәт хакы 50 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә82400
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)170600
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64239300
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.154200
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.171800
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.228500
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064222900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика