Халык санын алу буенча стационар пунктлар ял көннәрендә дә эшләячәк
Минзәлә районында халык санын алу буенча алган темп кимеми.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Халык санын алучылар йортларга, фатирларга көндез дә, кичке якта да киләләр.Өйдә көтеп утыру мөмкинлеге булмаган гражданнар сан алуда катнашу өчен стационар участокларга килә алалар.
Люция Муллагалиева, Татарстанстатның Минзәлә районы буенча бүлеге җитәкчесе, әйдәп баручы эксперты:
Җан исәп алуда актив катнашырга теләүчеләргә өстәмә мөмкинлекләр тудыру максатында Хуҗәмәт, Бикбау авылларында һәм безнең бүлек урнашкан бинада урнашкан стационар участоклар ял көннәрендә дә 8-18 сәгатьләрдә, ә МФЦ дагы участок үз графигы буенча эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев