Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халык театр генералы белән саубуллашты

Бүген иртә белән Татарстан Республикасының   халык артисты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты Рөстәм Муллинның йөрәге кинәт тибүдән туктады

 Аның белән саубуллашырга Минзәлә , Чаллы, шәһәреннән бер төркем артистлар, дуслары, туганнары, тамашачылары һәм хезмәттәшләре  җыелды.  Ул бик якты ачык, сәләтле артист иде. Ул үз эшен бик нык яратты, аңа җитди карады, аны тамашачылар бик яраттылар. Рөстәм Муллин якты йөзле, тыйнак, талантлы, әйдәп баручы артист, театрны төптән җигелеп тарткан, тормышның барлык сынауларын сабырлык белән кабул итүче тырыш  артист һәм театрның генералы  булып истә калачак.

 Рәзилә ханымның, улларының, туганнарының  һәм хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклашабыз.

Авыр туфрагың җиңел булсын, җаның җәннәттә булсын,тыныч йокла Рөстәм Муллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев