Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хатын-кызлар көненә багышланган концерт

Район мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап зур концерт булды.

Концерт башында тамашачыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Наил Хисамбеев  тәбрикләде. Аннары РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина видеоролик аркылы Минзәлә районы хатын-кызларын котлады.

Бәйрәм уңаеннан Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте студентлары, укытучылары “Язның беренче сулышы” дигән бик эчтәлекле концерт әзерләгәннәр, тамашачылар аларны зур алкышларга күмделәр. Концерт азагында педагогия көллияте директоры Ренат Ибраһимов  хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Концерт тәмамлангач бәйрәм тамашасын карарга килгән хатын-кызларга Әлфия Когогинаның кечкенә призлары бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев