Минзәлә
  • Рус Тат
  • Хәл итәсе мәсьәләләргә оеткы хезмәт коллективлары белән очрашуларда салына

    Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә үткән халык җыенында шәһәр тормышына гына түгел, мәктәп тормышына кагылышлы мөһим мәсьәләләр күтәрелде.

    “Халыкның тормышын уңайлырак итү, яшәү шартларын яхшырту максатында милли проектлар кысаларында, шулай ук республика программалары нигезендә бихисап эшләр башкарыла”, диде ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә педагогик хезмәт коллективы белән очрашуда республикада тормышка ашырылучы программалар турында сөйләгәндә.
    “Безнең мәктәп әле узган уку елында ничек иде, быелгы уку елын капремонттан соң нинди купшы хәлдә каршыладык. Моның өчен без республика җитәкчелегенә һәм сезгә зур рәхмәтле”, диде 2 нче урта мәктәп директоры Рөстәм Ялаев ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаевка һәм ата-аналарның тагын бер гозерен җиткерде. Мәктәпнең фасадына ремонт таләп ителүен, шушы мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүен сорады.
    Педагоглар исә мәктәптәге физика, химия кебек кабинетларны заман таләпләре буенча җиһазлау мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттеләр.
    Узган ел биредә үткәрелгән халык җыенында Садак бистәсенә автобус йөртелсен иде дигән үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр иде. Әгәр моңа ихтыяҗ бар икән, моңа ирешергә була. Казанга автобуслар йөртү буенча да АТПның автобуслар белэн тәэмин ителеше начар түгел”, диелде әлеге мәсьәлә буенча.
    “Җыелышта, халык җыенында күтәрелгән проблемалар, халык гозере перспективада теге яисә бу объектны төзүне, төзекләндерүне планлаштыру өчен юнәлеш тә бирә”, диде җыелышны алып барган район башлыгы Айдар Салахов сорауларга җавап биргәндә.
    Очрашуда күтәрелгән шушы һәм башка мәсьәләләр язып алынды, аларның үтәлеше район җитәкчелегенең контроленә алыначак. Ә җыелышта күтәрелгән мәсьәләләр турында тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: