Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хуҗамәт авылында спорт мәйданчыгы төзелә

Районыбызның Хуҗамәт авылында тиздән спорт мәйданчыгы ачылачак.

Бу спорт мәйданчыгы нәкъ авыл уртасында, мәктәп яны территориясендә төзелә башлады. Башта төзүчеләр мәйданчык буласы урынның чүбен тазартып, җирнең өслеген алдылар.  Аннары 50 сантиметр калынлыкта грунт, балчык, ком түшәделәр. Шуның өстенә 7 сантиметр калынлыкта бетон җәйделәр. Баскетбол уйнар өчен баскетбол кәрҗине куйдылар.  Хәзер ясалма чирәмне җәясе калды. Бу универсаль спорт мәйданчыгын 2 метр биеклектәге металл сетка белән әйләндереп алачаклар. Мәйданчыкның киңлеге-18, буе-30 метр тәшкил итә. Әлеге спорт корылмасы төзелеп беткәч волейбол, баскетбол, мини футбол уйнарга була. Бу спорт корылмасының генераль подрядчигы “Татлизинг” ҖЧҖ, субподрядчысы Татавтодар АҖнең Минзәлә районы юлчылары.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев