Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хуҗәмәт мәктәбе - алдынгылар арасында

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы Минзәлә-информ" нан бүләкләр алган район мәктәпләре арасында Х.Г. Хөсәенов исемендәге Хуҗәмәт урта мәктәбе дә бар.

Альтернатив язылуны тормышка ашыру буенча редакция белән максатчан хезмәттәшлек итүче район мәктәпләре коллективларыннан абунәчеләр "Татмедиа" АҖ нең "Минзәлә-информ" филиалының бүләкләренә лаек булдылар.

Бүләк алучылар арасында Хуҗәмәт урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Гөлназ Галиева да бар:

- Мин үзем "Минзәлә"район газетасын инде күптәннән һәм бик теләп укыйм. Котлауларга, район яңалыкларына аеруча зур игътибар бирәм, гороскопларны беркайчан да калдырмыйм. Шул ук вакытта безнең якташларыбыз - Минзәлә районыннан чыккан күренекле шәхесләре турында язылсын, укучылар иҗатына игътибар бирелсен дигән теләкләр дә бар. Ә газетаны альтернатив язылу буенча алдыру бик уңайлы. Киләсе яртыеллыкка да мин бик теләп язылам, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты ул.

Безнең өстәмә

Хуҗәмәт мәктәбен юкка гына алдынгылар арасында, димибез - аларда "Мәгариф" милли проекты кысаларында масштаблы эшләр башкарыла. Бу хакта тулырак - газетабызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев