Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киләчәкне сайлау - барлык буыннарның уртак эше

Үз эченә Иске һәм Яңа Иркәнәш, Яту авылларын берләштерүче 1944 санлы Иркәнәш сайлау участогында сайлауга килә алмаган өлкәннәр өчен аларның өйләренә сайлау комиссиясе әгъзалары барып тавыш бирү үткәрелде.

Яту авылында яшәүче 96 яшьлек Гаян Хәмтдуллина:

"Дөньялар имин булсын, җитәкчеләребезгә уш-зиһен, миһербанлык, үзебезгә, балаларыбызга саулык-сәламәтлек, мул тормыш телим", - дип изге теләкләрен тели-тели үз тавышын бирде.

Иске Иркәнәштән быел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, гомер буе Тукай исемендәге колхозда тырыш хезмәт куйган, әле бүгенге көндә дә җорлыгын, шаянлыгын саклап калган Мәүлидә Яппарова да:

"Безне кайгыртып, вакытында пенсиясен түләп барган хөкүмәтебезгә рәхмәт. Киләчәктә дә тормышыбыз бары тик алга таба барсын", - дип билгеләп үтеп үз тавышын бирде.

Акцент
Бүген Татарстанда Бердәм тавыш бирү бара. Татарстанда яшәүчеләр ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлыйлар. 100 депутат мандатына 8 сәяси партиядән һәм үз-үзләрен тәкъдим итүче 430 кандидат дәгъва кыла. Сайлаулар сайлаучыларның югары активлыгы белән үтә. Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны 103 региональ һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары яктырта. Әлеге сайлауларны моңарчы күрелмәгән күзәтүчеләр күзәтә, кайбер участокларда аларның саны 25кә җитә. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, сайлауларда закон бозулар юк, шикаятьләр кермәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев