Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киштәдә ятар өчен түгел!

Минзәлә районы мәгариф учреждениеләренә, район үзәк китапханәсенә “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945” китаплары тапшырылды.

(Минзәлә, 2 июль, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)

Сугыш тәмамлануга 75 ел үтте. Җир йөзеннән сугыш эзләре югалып бара, әмма аның кайтавазы һаман да күңелләрдә, йөрәкләрдә. Шул чорның архив документларын, китапларны, тарихи экспонатларны без истәлек итеп сакларга тиеш.

Тылдагылар Бөек Ватан  сугышы тәмамлануга бик зур өлеш кертте. Хатын-кызлар, балалар, картлар –барысы да фашизмны җиңүдә катнаштылар. ТР дәүләт комитеты тапшырган китап та нәкъ шул хакта.

Нэля Бикеева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары:

–Бөек Ватан сугышы тарихының эзләре бездән ераклаша бара. Җиңүнең нинди авырлыклар белән яулануын, тыныч дөньяның нинди бәягә төшүен, фронтның алгы сызыгында кемнәр көрәшкәнен, фронт өчен, җиңү өчен тылда хезмәт куйганнарны без онытмаска тиеш. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында зур эш башкарылды: тарихи материаллардан китап чыгарылды. Әлеге китап сугыш чоры турындагы тарихны буыннан буынга җиткерәчәк. Без китап чыгаручыларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез.

Китап тапшыру тантанасына ТР Дәүләт архивы директоры Илдар Шәфыйков үзе килгән иде.Ул тантанада катнашучыларга китап һәм аның әһәмияте хакында сөйләде.

Илдар Шәфыйков, ТР Дәүләт архивы директоры:

–Әлеге китап киштәләрдә ятарлык булмасын, кулдан кулга йөрсен. Бигрәк тә балалар укысын, китаптагы бай тарихи материаллар белән танышып, республикабыз халкының Бөек Җиңүгә керткән саллы өлеше турында белемнәрен ныгытсыннар.  Әлеге китап уку программаларын, факультатив дәресләр планнарын төзү, мәктәпләр һәм уку йортларында семинарлар һәм конференцияләр үткәрү өчен нигез булып торсын.

Безнең өстәмә

“Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945” дигән китапны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына ТРның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты һәм “ТРның Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе чыгарган. ТРның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты 25 июньнән 3 июльгә кадәр әлеге китапны район һәм мәктәп китапханәләренә тапшыру буенча акция үткәрә.Әлеге китапка бай тарихи материал тупланган, алар республика халкының Бөек Җиңүгә керткән саллы өлеше турында сөйли. Китапта аналитик материаллар белән беррәттән, беренчел чыганакларга да зур урын бирелә. Шул рәвешле китап укучылар архив документларын, плакатларны, афишаларны, фотографияләрне, кинохроникалардан кадрларны, фронтовиклар хатларын, сугыш чоры открыткаларын үз күзләре белән күрә ала. Истәлекле китапта сугыш елларында ару-талуны белми хезмәт куйган ветераннарның хатирәләре аерым кыйммәткә ия. Китап киң даирә укучыларга дип чыгарылган. Ләкин беренче чиратта ул сугыш турында мәктәптә, гаиләдә генә ишетеп, китаплардан укып һәм кинофильмнардан карап кына белгән яшь буын өчен файдалы булачак.

ТРның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты 25 июньнән 3 июльгә кадәр әлеге китапны район һәм мәктәп китапханәләренә тапшыру буенча акция үткәрә.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында ТР хәрби комиссариаты тарафыннан да “В едином строю” (“Бер сафта”) дигән китап чыгарылды. Ул  ТРның хәрби комиссариаты тарихы турында. шушы көннәрдә район хәрби комиссариатында әлеге китапны тапшыру тантанасы булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев