Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Китап” радиосы автомарафоны 25 октябрьдә Минзәләгә киләчәк!

“Китап” радиосы Казан-Уфа-Казан маршруты буенча “Мин матурлык эзләп йөрим...” дип исемләнгән автомарафон уздыра.

Октябрьнең 25еннән алып, 3 көн дәвамында чарада катнашучылар Татарстан һәм Башкортостанның 18 районында әдәби музыкаль урам чыгышлары ясарга планнаштыра. Автомарафонның төп максаты – татар һәм башкорт халыкларын берләштерүче җыр һәм әдәбиятны пропагандалау.

2021нче елның 25нче октябрендә иртәнге 8:00дә Казанның 1 май мәйданыннан – Казан кирмәне диварлары астыннан “Мин матурлык эзләп йөрим...” дип исемләнгән әдәби музыкаль автомарафон кузгалып китәчәк.

Әлеге авточабыш Казанда 98,6 FM ешлыгында эшләүче “Китап” милли радиосы тарафыннан оештырыла һәм 28нче октябрьгә кадәр Татарстан һәм Башкортостанның күп кенә районнары буйлап узып, Уфада булып, кире Казанга әйләнеп кайтачак. Чара барышында Татарстанның Мамадыш, Алабуга, Яр Чаллы, Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Әлмәт районнарында, Башкортостан республикасынның Дүртөйле, Илеш, Бакалы, Чакмагыш, Кушнаренково, Чишмә, Бүздәк, Туймазы, Октябрьский районнарында булу күздә тотыла.

Автомарафонның асылы:  “Китап” радиосы атрибутикасы белән бизәкләнгән яшел автобус Татарстанның маршрутта билгеләнгән районнары буйлап узачак. Маршрутта билгеләнгән торак пунктларда автобус туктап, чарада катнашучылар 20-30 минутлык чыгышлар ясаячак. Чыгышлар вакытында “Китап” радиосы алып баручысы, “Китап” радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова Роберт Миңнуллин, Әнгам Атнабаев, Эльмира Җәлилова һәм башка күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен укыячак. Ильяс Мингазов җитәкчелегендәге “MINGAZOV” кавер төркеме һәрбер татарга, һәрбер башкортка яшьтән таныш булган җырларны башкарачак. Тамашаны карарга җыелган тамашачыларның исә татар, я башкорт телендә яраткан шигырьләрен, җырчыларга кушылып күңелләренә якын җырларын башкарырга мөмкинлеге булачак.

Автомарафонның максатлары:

  • Татар әдәбиятын, традицион музыкаль сәнгатен популярлаштыру, халыкка яңгырату, кешеләрдә шигьрияткә булган мәхәббәтне яңадан уяту;
  • Татарстан һәм Башкортостан арасында дуслык җепләрен ныгыту, башкорт һәм татар халыклары арасындагы меңьеллык милли-мәдәни уртаклыкларны ассызыклау;
  • Милләтебезнең әдәби-мәдәни кыйммәтләрен пропагандалаучы “Китап” радиосын популярлаштыру, аның кабатланмас форматына халык игътибарын, Казаннан читтә яшәүче милләттәшләребезне җәлеп итү;
  • Кешеләр арасында матурлык, күңелләрдә самими хисләр тудыручы “әдәби сафлык” тарату, кешеләрнең күңелләрендә бер-берләренә карата ихтирам, мәхәббәт, сабырлык тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев