Кәҗәләр акчалы булды
Районыбызның авыл халкы быел савым сыерларын асрауга дәүләт ярдәмен апрель башында ук алганнар иде.
Субсидияләр бер баш савым сыерына-2 мең, ике баш савым сыерына-3, өч һәм аннан да күбрәк савым сыеры асраучыларга 4 мең сум күләмендә бирелде. Ноябрь ае азагында бер баш ана кәҗәгә һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиенә 500 сум исәбеннән бирелде. Район буенча барлыгы 727 баш кәҗәгә субсидия бирелде. Бу финанс ярдәме савым сыерларының, ана кәҗәләрнең һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиләренең баш санын саклап калу, терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру, шулай ук халыкның эш белән тәэмин ителешен һәм керемен арттыру максатында бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев