Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көнгә 7 меңнән артык тонна суктырып, Минзәлә комбайнчылары тулаем ашлык җыюны 86 мең тоннага җиткерделәр

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә 13 августка барлыгы 17 760 гектарда игеннәр суктырылган, шуның эченнән арпа – 4968, көзге бодай – 9882, сабан бодае – 1795,борчак – 949, солы 231 гектарда җыеп алынган.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Барлыгы 86154 тонна ашлык суктырып алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 49,5 центнер тәшкил итә. Республика буенча бу күрсәткеч – 39,8 центнер. Һәр гектардан уртача уңыш алу буенча безнең район игенчеләре Зәй – 60,6 ц,Тәтеш – 56,7ц, Сарман – 55,9 ц районыннан калышып дүртенче урында баралар. Район буенча игеннәрнең 33,2 проценты суктырып алынды. “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре 1200 гектарда көзге бодай,1203 гектарда арпа, 359 гектарда борчак суктыруны төгәлләделәр. Монда 1890 гектардан артык язгы бодайны суктырып аласы калды, бодайның гектар төшеме 55,2 центнер тәшкил итә. Бу хуҗалыкта игеннәрнең 69 процентын суктырдылар. Район буенча иң югары уңыш та “Калморза” хуҗалыгында – биредә бөртекле кузаклы культуралар уртача 55,2 центнер уңыш бирә. Кичә районыбыз кырларында 72 комбайн эшләде. Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 1000 тоннадан артык салам төргәкләргә төрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев