Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көннәр яхшы торганда темпларны киметмәү зарури

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 10367 гектарда игеннәр суктырылган, шуның эченнән арыш-1867, арпа-2248, көзге бодай-5912, борчак-350 гектарда җыеп алынган.

Барлыгы 45387 тонна ашлык  суктырып алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 43,8 центнер тәшкил итә.   Район буенча  игеннәрнең 22 проценттан артыгы суктырып алынды. “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре 1100 гектарда көзге бодай суктыруны төгәлләделәр һәм һәр гектар төшеме 52,7 тәшкил итте. Бу хуҗалыкта игеннәрнең 29,7 процентын суктырдылар.  “Әнәк” агрофирмасы 510 гектарда көзге бодайны җыеп алдылар. Район буенча иң югары уңыш “Мензелинские зори” агрофирмасында - көзге бодай уртача 53,2 центнер уңыш бирә.  Кичә районыбыз кырларында 60 комбайн эшләде.  Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 800 тонна салам төргәкләргә төрелгән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев