Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коноваловка авылында кышкы спартакиада узды

Коноваловка авылында район авыл җирлекләренең кышкы спартакиадасы булды. Бу көнне Масленица бәйрәме дә үткәрелде. Кышкы уеннар районның 8 авыл җирлеге уенчыларын бергә туплады. Элек-электән килгән гадәт буенча кунакларны биредә чәк-чәк белән каршыладылар.

Спартакиада спортның 6 төре буенча үтте: биатлон, противогаз киеп йөгерү, чаналар тарту, гранатаны ыргыту, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу. Командалар һәр төрдә актив катнаштылар, физик яктан, спорт төрләре буенча яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Һәр команданың да кәефләре күтәренке иде. Бигрәк тә чанада шуу бик күңелле үтте, өлкәннәр яшьләрдән калышмады. Алар "Яшьлегебезгә кайткан кебек булдык", дип, әлеге уеннарны оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр.
Аркан тартышу буенча ярышлар вакытында берәү дә читтә калмады, һәркайсы үз командасы өчен тырышты. Спорт - ул барыннан да бигрәк үз-үзеңне җиңү. Шуңа күрә спорт уеннарында катнашучыларның спортка булган омтылышларына язгы кояш һәм саф һава өстәлеп, кыенлык-ларны җиңәргә этәргеч бирде.
Ярышларның нәтиҗәлә-ре түбәндәгечә булды: кышкы эстафетада 1 урынны Югары Тәкермән авылы яулады, 2 урында - Урыс, 3 урында - Хуҗәмәт; аркан тартышуда: 1 урын - Коноваловка авыл җирлеге, 2 урында - Кадрәк авыл җирлеге, 3 урында - Юртау авыл җирлеге; гомумкоманда буенча 1 урынны Коноваловка авыл җирлеге командасы яулады, 2 урынны - Югары Тәкермән, 3 урынны Кадрәк авыл җирлеге.
Спорт уеннарына параллель рәвештә Масленица бәйрәме дә үткәрелде. Борынгыдан хәзерге көннәргә кадәр килеп җиткән гореф-гадәтләрне биредә онытмыйлар. Балалар һәм өлкәннәр өчен җырлар, уеннар, элеккедән калган гореф-гадәтләр, күңелле конкурслар бәйрәм күтәренкелеге тудырды, кәефләрне күтәреп җибәрде. Бәйрәмнең төп бизәкләренең берсе - кыңгыраулар чыңлавы астында атларда йөрү. Коймактан башка нинди Масленица булсын ди тагын? Урамда коймак-лар сатылды, шашлык-лар кызды, рус халык җырлары яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев