Минзәлә
  • Рус Тат
  • Коноваловка авылы төрле программалар нигезендә матурая

    Быел Коноваловка авылында милли проект нигезендә клуб төзелеп бетәчәк.


    Илдус Шаһиев, Минзәлә информ
    Россия хөкүмәте программасына керү авылның бу почмагын нигездә яңартачак.Яңа урамда шәхси йортлар төзелә башлаган иде инде.Клуб булгач биредә асфальт юл салыначак.Ял паркы исә үзара салым акчасына барлыкка килде.Авыл кешеләре яңа клубка үз акчаларына ясалган яңа аллея буенча гына йөриячәк хәзер.Клубны ел ахырына кадәр куллануга тапшыру планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: