Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Коноваловкада хәрби хәрәкәтләр ветераннары истәлегенә парк ачтылар

Паркны булдыру инициаторы — шушы авылда яшәүче, чик буе гаскәрләре ветераны Фларис Шакирьянов.

Минзәлә районының Коноваловка авылында масштаблы хәрби-патриотик чара — хәрби хәрәкәтләр һәм чик буе гаскәрләре ветераннары хөрмәтенә парк һәм анда урнашкан һәйкәлләр ачу тантанасы булды.

Чарага Хәрби хәрәкәтләр ветераннары, чик буе гаскәрләре ветераннары, СВО да катнашучылар, волонтерлар, Коноваловка һәм Минзәлә районының башка торак пунктларында яшәүчеләр җыелды.
Паркны ачу тантанасында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфар Халиков, ТР Дәүләт Советы депутаты, СВО ветераны Эдуард Шәрәфиев, Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Марат Галимҗанов, республиканың ветераннар оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады.

Чараның мактаулы кунагы отставкадагы генерал-майор Владимир Борученко булды. Үз вакытында нәкъ менә аның командалыгы астында парк булдыру инициаторы Фларис Шакирьянов хәрби хезмәт узган.
— Бу бөтен ил өчен уникаль вакыйга: без рядовой буларак хезмәт иткән Фларис тарафыннан булдырылган паркны ачабыз, — дип билгеләп үтте Владимир Борученко һәм Россия Армиясенең батырлыклары һәм җиңүләре, данлы сугышчан традицияләре турындагы тарихи хакыйкатьне саклау зарурлыгына игътибарны юнәлтте.
Кунаклар чыгышларыннан соң чарада катнашучылар парк эченә үттеләр, анда барлык буын чик сакчыларына, Әфганстанда һәм Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга, СВО сугышчыларына һәйкәлләр ачылды. Чәчәкләр салынды, бер минут тынлык игълан ителде.
Чара район мәдәният сарае артистлары, үзешчәннәр башкаруында музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Саф һавада ботка һәм кайнар чәй белән сыйлау оештырылды.

Безнең белешмә
Коноваловка авылыннан эшмәкәр Фларис Шакирьянов паркны төзүгә узган ел керешкән иде. Төп эшләр агымдагы, 2026 елда башкарылды. Паркны ачу вакытында аңа бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев