Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Конституциядә социаль яклауны көчәйтү һәр минзәләлегә файдалы

Шәһәребезнең 1984 нче санлы участогында да сайлаучылар Бөтенроссия күләм тавыш бирү көнендә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча активлык күрсәттеләр.

Сайлау комиссиясе әгъзалары һәр сайлаучыны елмаеп каршы алалар. Һәр килгән сайлаучының температурасын үлчиләр, һәр сайлаучыга битлек һәм перчатка, авторучка бирелә.   

Мисхәт Афзалов:

– Мин һәр сайлауда актив катнашам,  чөнки ул безнең граҗданлык бурычыбыз.   бу мөһим вакыйгадан читтә кала алмыйм.  Минемчә, һәркем Конституциягә төзәтмәләр өчен үз тавышын биреп һәм туган илебезнең язмышын хәл итәргә тиеш.

 

Бу сайлау участогында Роспотребнадзор куйган таләпләрнең үтәлеше белән танышырга  район башлыгы Айдар Салахов белән бергә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаевта килгән иде. Аңа без бу сайлауда Конституциягә төзәтмәләр кертүнең әһәмияте нидә?  дигән сорау бирдек:

 - Төзәтмәләрнең иң мөһим блогы-граҗданнарның социаль, хезмәт хокуклары  гарантияләрен иң югары- Конституция дәрәҗәсенә күтәрү. Төзәтмәләрнең иң мөһим бурычы булып социаль проблемалар өстендә эшләү.  Безнең республикада төрле милләт вәкилләре дус һәм тату тормышта яшиләр.    Бердәм, дус һәм тату яшәсәк кенә алга барып булачак. Россия Федерациясенең төп документына кертелгән төзәтмәләр Россиядә социаль аспектны җитди киңәйтү мөмкинлеген арттыра һәм Ватаныбызның бөтенлеген, тотрыклыгын ныгытачак. Яңа төзәтмәләр илебезне һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән һәм Россияне социаль дәүләт буларак сыйфатлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев