Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Концерт күңелле узды

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында Ватанны саклаучылар бәйрәмен зурлап үткәрделәр.

Концерт барышында тамашычыларны Ватанны саклаучылар көне белән район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Наил Хисамбеев, район хәрби комиссары Сергей Владимиров тәбрикләде. Алар үз чыгышларында бу Ватанны саклаучылар батырлар  һәм кыюлар көне. Безнең район хәрби хезмәткә чакыру буенча республикада алдынгы урыннарны били.  Безнең бабайлар, әтиләр, без тыныч тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен ватаныбызны саклаган дип билгеләп үттеләр. Барлык райондашларга  һәм гаиләләргә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык,эшләрендә уңышлар теләделәр.

Бәйрәм уңаеннан  Минзәлә медицина училищесы студентлары бик эчтәлекле концерт әзерләгәннәр, тамашачылар аларны зур алкышларга күмделәр.  Киләсе концертны, ягъни 8 март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концертын Минзәлә педагогия көллияте студентлары куячак.

 

Фотогалерея-http://menzela.ru/photo/kontsert-kelle-uzdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев