Коронавирус Минзәләнең хезмәт базарына ничек тәэсир итте?
Коронавирус инфекциясенең хезмәт базарына да йогынтысы тиде, әлбәттә.
(Минзәлә, Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ") Минзәлә районы буенча эшсезлек буенча учетка басучыларның саны һәм структурасы белән район мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Самигуллина таныштыра.
- Хәзерге вакытта (мәгълүматлар агымдагы елның 1 июленә) район мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр 298 кеше, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 2,1 процент тәшкил итә (республика буенча ул 3,2 процент). Агымдагы елның 1 гыйнварена эшсезлек буенча 51 кеше исәптә тора, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,3 процент иде. Ә 2019 елның 1 июленә исәптә торучы эшсезләр 52 кеше булган, ә эшсезлек дәрәҗәсе – 0,3 процент.
Әлеге 298 кешенең 160ы хатын-кыз, калганнары – ир-атлар. Шуларның 189ы – шәһәр буенча, 109 кеше авыллардан. Бездә теркәлүчеләрнең 47се – югары белемле, 85е – урта һөнәри белем белән, калганы –башлангыч һөнәри белемгә ия. Эшсезлек буенча теркәлүчеләр арасында 38 кеше пенсия алды яшендә, 8 кеше инвалид.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев