Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссиянең чираттагы утырышы

Коррупция – ул җәмгыятьнең икътисадый үсешенә аяк чала, дәүләтнең нигезен какшата.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”). Район хакимиятенең утырышлар залында Минзәлә муниципаль районында коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев алып барды. 

Коррупциягә каршы көрәш – район башкарма комитеты эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе. Ел саен районда эшләүче 82 муниципаль хезмәткәрләрнең үзе, хатыны (иренең), шулай ук балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке, милек сыйфатындагы йөкләмәләре турында күрсәтелгән мәгълүматларның тулылыгы һәм төгәллеге тикшерелә. Муниципаль хезмәткәр эштән азат ителеп яңа эш урынына урнашкан очракта 10 көн эчендә үзенең кайда эшләве турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Районыбызда 100 дән артык оешма исәпләнә, аларга сатып алуларны дәүләт контроле уздыра. Авыл хуҗалыгында КФХларга, ЛПХларга субсидияләр бирелә, узган ел гына бу максатлар өчен 70 миллион сум күләмендә ярдәм алынган. Быел, мәсәлән, “Ильнур” КФХсы терлекчелекне үстерү буенча 25 миллион сум күләмендә грант отты. Субсидия, грантларның максатчан файдаланылуы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе контролендә тотыла. Узган елларда бер муниципаль хезмәткәр үз хуҗалыгында савым сыерлары асрыйм дип дәүләттән субсидия акчасы алган булган, аңа карата җинаять эше ачылып, ул шартлы рәвештә 2,5 елга хөкем ителгән.

Район башкарма комитеты аерым тармакларда җинаятьләрне булдырмау буенча җитди чаралар күрә. Бюдҗет учреҗдениеләрендә, җирле үзидарә органнарында казначылык һәм хисап палатасы тикшергәндә кимчелекләр шунда ук төзәтелә.  

 Районда коррупциягә каршы көрәш буенча профилактик чаралар да даими үткәрелә.Коррупциягә каршы көрәш буенча минзәләлеләр арасында “Мин коррупция  турында беләм” дигән социаль экспримент, сораштыру да уздырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X