Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Корткычларга каршы эшкәртү башланды,умарталарны саклап кала алырбызмы?

Язгы чәчү тәмамланды,аларны корткычлардан ,чүп үләннәреннән саклау өчен янә бер зур кампания башланды. Былтыр рапсны саклап калабыз, диеп кайбер хуҗалыкларда элементар саклык кагыйдәләрен онытып бетерде. Нәтиҗәдә Минзәлә районы умарталар иң күп кырылган төбәкләр исемлегенә керде. Кеше сәламәтлегенә ни хәтле зыян килүен беркем дә әйтә алмый.

(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")
Быел бу башбаштаклыкка юл куелмас,билгеле. Надзор органнары да күзәтүне көчәйтер, агромнары үзләре дә югары уңыш,зур премияләр артыннан куып элементар кагыйдәләрне сакларга тырышырлар ,дип өметләник.
Агрономнар һәм умартачылар арасындагы аңлашуны җайга салу өчен Ватсап та махсус төркем булдырылды. Анда агрономнар һәм авыл җирлекләре башлыклары бар инде,умартачыларның барысы да кермәгән бугай әле

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Лилия Хасанова әлеге төркемне төзеп зур эш башкарды. Авыл җирлекләре башлыклары бу төркемгә үзләрендәге умартачыларны кертүне сузып зур хата эшли,бугай. Агромнарның әлеге биттә язган кисәтүләре умартачыларга барып җитмәсә...былтыргы хәл кабатланырмы?!
Равил Сәйфиев,районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең агроном-белгече:
-Рапс чәчәк атмый әле,умарталар да очмый, дип уйламыйча чәчүлекләрне барыбер кичке җиде белән иртәнге биш аралыгында эшкәртергә кирәк.
Бу рекомендацияне әлеге төркемнән алдым.Калморза хуҗалыгы баш агрономы Радик Мухаметов әйтүенчә, ул төбәктән берничә кеше эшкәртеләчәк басуларның координатларын алып киткән инде. Ә башкалар? Теманың дәвамы булачак. Икенче материалда умартачылык белән шөгыльләнүчеләрнең ничәсе паспорт алулары хакында да язачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев