Минзәлә
  • Рус Тат
  • “Коры закон”ны бозулар дәвам итә

    Кулланучыларның хокукын бозу шактый еш күренеш. Кемнең генә кибеттән сыйфатсыз товар сатып алганы яки тиешсез хезмәт күрсәтүгә юлыкканы булмады икән? Элегрәк күп очракта кешеләр моңа кул гына селтәсәләр, хәзер үз хокуклары өчен көрәшүчеләр арта бара. ТР Дәүләт алкоголь иснпекциясенең Яр Чаллы территориаль органы контроль-инспекция булегененә килгән гариза моның ачык мисалы...

    Кулланучыларның хокукын бозу шактый еш күренеш. Кемнең генә кибеттән сыйфатсыз товар сатып алганы яки тиешсез хезмәт күрсәтүгә юлыкканы булмады икән? Элегрәк күп очракта кешеләр моңа кул гына селтәсәләр, хәзер үз хокуклары өчен көрәшүчеләр арта бара.

    ТР Дәүләт алкоголь иснпекциясенең Яр Чаллы территориаль органы контроль-инспекция булегененә килгән гариза моның ачык мисалы булып тора. Минзәләле районның бер авыл кибетендә товар бәяләре күрсәтелмәгәнен һәм товарда куллану вакыты турында мәгълүмат юклыгын хәбәр иткән. Шулай үк гариза язучы колбас эшләнмәләренең куллану вакыты хакында шиген белдергән. Әлеге гариза буенча шушы кибеттә тикшерү уздырылды. Аның нәтиҗәсендә товарларда чыннан да кирәкле мәгълүмат булмавы ачыкланды.

    Районда бер сатучы закон белән чикләнгән вакытта спиртлы эчемлек саткан вакытта фаш ителә. Участок полицейскийлары дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә авыл кибетләренең берсендә тикшерү уздыра һәм аның сатучысының тыелган вакытта 2,5 күләмендә бер шешә сыра сатуын ачыклый. Бу спиртлы эчемлектә алкоголь күләме куәтле спиртлылардан кимрәк булса да, аны саткан өчен җаваплылык бер үк дәрәҗәдә дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь иснпекциясенең Яр Чаллы территориаль органы контроль-инспекция булегенең әйдәп баручы эксперт белгече Ләйсән Фатыйхова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: