Минзәлә
  • Рус Тат
  • Котырган төлке - Рус Каранда

    Декабрь башында Рус Каран авылында яшәүче эшмәкәр Нораевның ишегалдына котырган төлке килеп кергән.

    (Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”, 3 декабрь)

    Нораев кайтып кергәндә хуҗаның эте белән төлке сугышып ятканнар. Нораев тиз арада кулына таяк алып төлкенең башына сугып үтерә.

    Гөлнара Хайруллова, район ветеринария берләшмәсенең баш эпизиотологы:

    -Төлкенең башыннан миен алып республика ветеринария лабораториясенә анализга җибәрдек һәм аның котырган булуын раслаган документ кайтты.

    Хәзер Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә  2020 елның 2 декабреннән алып 2021 елның 2 нче февраленә кадәр терлекләр арасында котыру чире белән бәйле рәвештә районыбызның Рус Каран авылында  карантин кертелде.   

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: