Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кудрявцев Гыйльфановны уздырды

Урак торышы белән таныш булучылар Леонид Кудрявцевны (ул хәзер Мөслим-Августта эшли)да,күп еллар урак батыры булган Зиннур Гыйльфановны (Калморза комбайнчысы)беләләр.Нинди ярышта җиңүче ачыкланды соң?

(Илдус Шаһиев,Минзәлә-информ)
Бу сорауга районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков җавап бирә:
-Комбайнчылар арасында рәсми ярыштан тыш,шәхси-беркайда да теркәлмәгән ,телдән телгә күчеп йөри торган саннар бар.Бүгенгә кадәр бер көндә иң күп бункер суктыручы булып (33 бункер) Зиннур Гыйльфанов тора иде.Бу хуҗалыкта оешкан эшкә керешеп,уракның яртысы бетеү,комбайчыларның премияләр алуы хакында сезнең аша хәбәр иттек бит.Алдагы көнне икенче агрофирманың комбайнчылары янына килгәч,күп еллар бергә эшләгән Леонид Кудрявцев миңа 35 бункер ашлык суктыруы хакында әйтте.Бу хуҗалыкта урак эшләре җайга кереп бара.Мәйданнары да зур.Шуңа гомуми күрсәткечләр буенча да беренче булырлык мөмкинлекләре бар.
Район газетасы урак чорында алдынгы комбайнчыларны хөрмәтләү өчен төрле призлар тапшыра иде.Быел бер көнне иң күп суктыручыларны зурларга булдык. Призларның нинди икәнен хуҗаларына тапшырганда күрерсез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев