Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Куласа әйләнә дә бер баса

Кичә Минзәлә театрында Чынгыз Айтматовның "Җәмилә" повесты буенча куелган спектаклне кабул итү утырышы булды.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ,
Аны сәхнәгә үзенең инсценировкасы буенча Тимур Кулов куйды. Спектакльдә Хафиз Хамматуллин, Эльвира Хәйретдинова, Динара Акматова, Руслан Әхмәтҗанов, Рөстәм Зиннуров, Инсаф
Альмухаметов, Илдар Халиков, Влад Поджидаев, Илнур Мәҗитов, Индира Гайфуллина, Диләрә Кәримуллиналар уйнады.
Артистларны санап чыгуым юкка түгел. Пандемия котырган вакытта спектакль чыгарырга алыну зур батырлык.Өстәвенә җәйге челләдә һәм бик үзенчәлекле шартларда,
Тимур Кулов, режиссер:
-Танылган авторның әсәре Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлый. Шул теманы ачарга тырышу белән беррәттән без театрның баш художнигы Валерий Яшкулов һәм труппа белән спектакльгә һәр чорга да хас ир белән хатын,кешеләр җәмгыятьтәге вакыйгаларны кешеләрнең ничек кичерүләрен күрсәтергә омтылдык.
Мәскәүдән үк алып кайтылган махсус ком, сәхнә түрендәге тәгәрмәч-куласа спектакльдә зур роль уйныйлар. Спектакльне тикшерү барышында артистларның үз рольләрен нигездә тамашачы кабул итәрлек башкарулары әйтелде. Кыргыз даласында яктылыкны,көйдергеч һаваны сүрәтләү өчен сәхнәне кара түгел ,ә ак материал белән төрү-бизәү мөһимлеге әйтелде. Спектакль фестивальләр өчен дә бик көчле,авыл клубларында да уйналышлы. Әйткәнемчә,тема тамашачы өчен бик якын ,
артистлар да үз геройларының характерларын ача алдылар.

Гастрольләр вакытында спектакль эчтәлеген ачуда мөһим роль уйнаган ком проблемасын гына хәл итәсе була.
Роберт Шәймәрданов, Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры:
-Мин яшь режиссер белән хезмәттәшлек итүдән канәгать. Спектакльне яраткан тамашачыбызга Роспотребнадзор чикләүләре бетерелүгә тәкъдим итәргә әзербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев