Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кызыксыну булганда

Февраль аеннан башлап Татарстанда балалар бакчаларында республикабызның дәүләт телләрен өйрәнү буенча яңа белем бирү программасын тормышка ашыру башланды. Аның нигезенә укытуның яңа методикасы салынды. Балаларны, мөмкин ка- дәр, теоретик өлештән аерып, акцентны тере сөйләм теленә ясый­лар. Алар рус һәм татар телләрен филологик дис­циплина буенча түгел, ә аралашу чарасы буларак җиңел...

Февраль аеннан башлап Татарстанда балалар бакчаларында республикабызның дәүләт телләрен өйрәнү буенча яңа белем бирү программасын тормышка ашыру башланды. Аның нигезенә укытуның яңа методикасы салынды.

Балаларны, мөмкин ка- дәр, теоретик өлештән аерып, акцентны тере сөйләм теленә ясый­лар. Алар рус һәм татар телләрен филологик дис­циплина буенча түгел, ә аралашу чарасы буларак җиңел уен формасында үзләштерәчәкләр. Барлык балаларның да ике телдә дә сәйләшә белүләре мөһим.

Яңа программа мәк- тәпкәчә яшьтәге бала­лар учреждениесе белән башлангыч мәктәп ара­сында дәвамчанлыкны күздә тота. Яңа алымның максаты шунда, башлан­гыч мәктәпне тәмамлаган барлык балалар да ике дәүләт телендә дә иркен сөйләшергә тиешләр. 4-5 яшьлек балалар өйрәнә торган телдә (татар телендә сөйләшүчеләр - русча, рус телендә сөйләшүчеләр - татарча) 62 сүзне белергә тиеш, дип көтелә. 4 нче сыйныф- тагы баланың сүзлеге кимендә 1167 сүздән то­руына ирешү күздә тоты­ла. Ни өчен укучыларның хәзинәсендә шуның кадәр күләмдәге сүз бу­лырга тиеш соң? Мон­да дөньядагы телләрне өйрәнү методикасы ни­гез итеп алынган. Бу сүзлек бүгенге көндә гамәлдәге программа таләп итә торганга ка­раганда ике тапкырга диярлек азрак. Шушы "бер урында таптанып", күп тапкырлар кабатлый торгач, автомат рәвешкә җиткерелеп, сүзләрне ях­шырак хәтердә калдыруга ирешелә.

Программада муль- тимедиягә, уеннар, әкиятләр, мультфильм­нар ярдәмендә өй- рәтүгә, Интернетның мөмкинлекләрен фай­далануга басым ясала. Яңа программа өчен махсус 45 анимацион сюжет эшләнгән, алар балаларга татар һәм рус телләрендә аерым сүзләрне өйрәнергә мөмкинлек бирә; 8 та­нып белү тапшыруы - алар ТНВ каналын­да һәр якшәмбедә 9.30 сәгатьтә күрсәтеләчәк һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылачак; татар телендә 5 мультфильм (алар министрлыкның сайтында бар инде); му­зыкаль әкиятләр һәм ба­лалар җырлары белән 3 компакт-дисктан торган комплект. Моннан тыш 8 популяр мультфильмның: Гав исемле песи турында, Винни-Пух һәм аның дус­лары, арыслан һәм таш­бака турында, шулай ук Золушка турындагысын татар актерлары башка­руында тыңларга була. Әлеге мультфильмнар безнең редакциядә дә бар. Сатып алырга теләге булганнарга символик бәягә күчермәләрен ясап бирәбез.

Безнең районда 8 нче "Ко­яшкай" балалар бакчасы дәүләт телләрен өйрәнү буенча эксперименталь уку-методик мәйданчыгы булып тора. Татар теленә өйрәтү буенча югары категорияле тәрбияче Люзия Фәррахова белән өлкән тәрбияче Светла­на Петрова ике телле­лек шартларында яңа материал белән эшләү өчен тәрбиячеләрне әзерләүнең махсус курс- ларына Казанга барды­лар. Район балалар бак­чалары тәрбиячеләре семинарларында алар үзләренең шушы курс- ларда алган белемнәре белән уртаклаштылар. 8 нче "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре яңа программа буенча агымдагы елның сентябрь аеннан эшли башлый­лар, хәзер моңа әзерлек эшләре бара.

Эш башланды, аның нәтиҗәсе тәрбияче- ләрнең, балаларның һәм, әлбәттә, ата-аналарның ничек эшләүләренә бәй- ле. "Шаккаттыр, кызыксын­дыр, белем бир, нәтиҗәсе булырга тиеш" дигән "ал­тын кагыйдә"гә таянсак, аларның ярдәменнән, теләктәшлегеннән баш­ка әлеге яңа программа­ны тормышка ашыру бик авыр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X