Урак батыры Зиннур Гыйлфанов
Район комбайнчылары ярышында “Калморза” хуҗалыгы комбайнчысы Зиннур Гыйлфанов басуларда эшләүче 76 комбайнчы арасында өченче урында бара.
Ул урак башыннан “Лексион-670” комбайны белән 29830 центнер ашлык суктырды. Шушы ук хуҗалыктан 3003 тонна ашлык суктырып Андрей Кауров, район буенча-икенче, хуҗалык буенча-беренче урында бара. Аннан бик азга гына калышып “Калморза” хуҗалыгыннан Илгизәр Ярмиев, Юрий Колпаков, Дамир Гардисламов, Айдар Насыйров һәм Индус Ярмиев, Айрат Мөбәрәкшин сынатмыйлар. Районыбызның бердәнбер хатын-кызы Венера Бикмухаметова Дон-1500 комбайнында 12 мең центнердан артык ашлык суктырып Дон комбайнчылары арасында беренче урында бара. Бүгенге көндә районыбызның 45 комбайнчысы үзләренә җиткерелгән планны үтәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев