Минзәлә
  • Рус Тат
  • Кызыл зона – җаваплы хезмәт өзлексез дәвам итә

    Бүген без Минзәлә табибларының госпитальдә үз сменаларына басу мизгелләрен күреп кайттык.

    (Минзәлә, Илдус Шаһиев, “Минзәлә-информ”

    Минзәләдә пандемия белән бәйле госпиталь ачылуга бер ай булды. Шул вакыт эчендә госпитальдә генә 100 гә якын авыруны терелттеләр. Госпитальдә табиблар ике сменага бүленеп 12 шәр сәгать эшлиләр. Бүген иртән сменага табиб Фазлетдин Олимов, шәфкать туташлары Галина Никитина, Светлана Галиуллина, Татьяна Абдуллина керделәр. Үтә дә җаваплы хезмәтләрен башкарганда үзләре дә саклык чараларын күрсеннәр өчен аларга ярдәм итү функциясе өлкән шәфкат туташы Наталья Коростинада. Төнге сменада табиб Гүзәл Шестакова, шәфкать туташлары Карина Пивоварова, Хадия Мифтахова, Елена Кальсковалар эшләде.

    Галина Никитина:

    - Махсус киемнәрне 15 минут эчендә кияргә өйрәндек. Эчке киемнәр өстеннән пижама, саклаучы халат, ике пар перчатка, 2 башлык, распиратор-маска, медицина маскасы, нарукавник, фартук, бахиллалар киябез. Резина перчаткаларны сөртеп тору өчен комплектта салфетка да бар.

    Светлана Галиуллина:

    - Авыруларның төрле характерлысы бар. Яшьләре дә төрлечә, палаталарның бушап торганы юк әлегә. Бүген без 26 авыруны караячакбыз. Безнең ничек эшләгәнне, дәвалану вакытларын сез без дәвалаган якташларыбыздан сорарсыз инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: