Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көзге кыр эшләре

Район буенча 7128 гектар рапсның 85,8проценты суктырып алынды. Һәр гектардан уртача 17,7 центнер уңыш чыга. Иң югары уңыш “Мөслим -Август” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсендә, аларда 3080 гектар рапсның 2530 гектарын суктырып алдылар, уртача уңыш һәр гектардан 22 центнер тәшкил итә.

Бу бүлекчә комбайнчылары узган тәүлектә 440 гектар рапсны суктырып алдылар “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә дә рапстан югары уңыш алдылар, аларда 291 гектар рапсның һәр гектары уртача 20,7 центнер уңыш бирде.  “Мензелинские зори” агрофирмасында да рапсны суктыру төгәлләнеп килә. “Дәүләтов” КФХсы эшчәннәре 205 гектар бәрәңгенең 199 гектарын җыеп алдылар, уртача бер гектардан 301 центнер күләмендә бәрәңге чыга. Шулай ук бу хуҗалык хезмәтчәннәре 265 гектар яшелчәдән 8213тонна уңыш җыеп алып складларга салып куйдылар. Яшелчәләрдән уртача 354 центнер уңыш алына.

Район буенча 55400 гектарда туңга сөрү эшләре башкарылырга тиеш, шуның 40192 гектары эшкәртелгән, бу планга карата 72,5 процент.  

Бүген хуҗалыкларда силос өчен кукуруз уралар. Район буенча 21937 тонна кукуруз массасы базларга салынган. “Заиковский” хуҗалыгы 4700,“Органик групп-Чулман” ҖЧҖнең  Тәкермән бүлекчәсе-6650,Вахитов бүлекчәсе-3100, Куйбышев бүлекчәсе-4287, Калморза хуҗалыгы 3200 тонна кукурузны базга салып куйды. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 24,3 центнер күләмендә терлек азыгы хәзерләнде.

 Шикәр чөгендере уңышын җыеп алу дәвам итә, “Мензелинские зори” агрофирмасы хезмәтчәннәре 4501 гектар шикәр чөгендеренең 2910 гектарын казып алдылар, һәр гектардан 504 центнер уңыш чыга. “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе шикәр чөгендерен алуга тотынмады әле, аларда ул 531 гектар мәйдан били. “Туган як” агрофирмасы игенчеләре 860 гектарда көнбагышны җыеп алдылар, уртача бер гектардан 20,3 центнер уңыш чыга.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев