Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ленин исемендәге паркны төзекләндерү буенча зур эшләр бара

Уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия конкурсында җиңү нәтиҗәсендә Ленин исемендәге парк икенче сулыш алачак.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Быел “Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү” милли проекты кысаларында Ленин исемендәге паркны төзекләндерүнең беренче этабы бара, 2022 елда икенче этабы дәвам итәчәк.

Район башлыгы Айдар Салахов шәһәрдә төзелеш, капиталь ремонт барган объектларда эш барышы белән танышты. Ленин исемендәге паркны төзекләндерү барышын карады.

Паркны төзекләндерү эшләрен Олег Ильин җитәкчелегендәге “Мелиорация” Минзәлә  ПМК”сы оешмасы башкара. Коллектив эшчеләре хәзер җәяүлеләр өчен тротуар ясау белән мәшгуль, этләрне прогулкада йөртү өчен махсус мәйданчык ясарга әзерлек эшләре бара.

Бүгенге көндә биредә күп көч таләп итә торган эшләрнең берсе – участокны агач төпләреннән чистарту, корыган агачларны кисү. Шуңа күрә район башлыгы тарафыннан биредә атна саен гомумшәһәр өмәләре үткәрү бурычы куелды.

Паркта быел нинди эшләр башкарылачагы турында тулырак язма “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының алдагы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев