Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ленин паркында яфраклар кыштырдатып йөрер чак

Минзәләнең, Россия конкурсында җиңү нәтиҗәләре буенча финансланучы Ленин паркында, төзүчеләр белән берлектә , Антон Лаврентьев җитәкчелегендә , спорт мәктәпләрендә хезмәт куючылар да территория чистарту эшләрендә актив катнашалар.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")

Биредә ял итү өчен мөмкинлекләрнең көн саен арта баруын күрер өчен ешрак килергә кирәк.Җирдәге сары яфракларның кыштырдавы гына күңелне ял иттерә.
Фаяз Хизбуллин, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе:
Спорт белән шөгыльләнү өчен паркта мәйданчыклар элек тә бар иде.Хәзер стандартларга туры килерлек итеп, чаңгы ,роллер трассасы булачак.Патриотик тәрбиянең бер үзәге булган Мемориалның яңаруы да матур күренеш.
Айдар Салахов, район башлыгы:
-Екатерина күпере халык күңеленә хуш килде.Ышанычым зур, Ленин паркы да спорт белән шөгыльләнүчеләр, ял итүчеләр белән генә түгел, туристлар белән тулып торачак.Хыялланудан курыкмаска кирәк, менә шушы ике объектны җәяүлеләр сукмагы белән тоташтыру, якындагы сазга әйләнгән сулык потенциалын да куллану- алдагы еллардагы эш планына кертү планын бүген үк төзи башларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев