Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ленинград оборонасында өч минзәләле катнашкан

Быел Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тулды, бу истәлекле дата Петербургта зурлап билгеләп үтелде. Минзәлә районыннан Ленинград оборонасында өч якташыбыз катнашкан: Миңнулла Вәли улы Вәлиев (Җәмәк авылы), Котдус Ибатулла улы Ибатуллин (Усай), Харрас Нуриәхмәт улы Ханнанов (Хуҗәмәт). Болардан тыш Ленинградтан эвакуацияләнүчеләр дә бик күп булган. Минзәлә район башкарма комитетының архив...

Быел Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тулды, бу истәлекле дата Петербургта зурлап билгеләп үтелде.

Минзәлә районыннан Ленинград оборонасында өч якташыбыз катнашкан: Миңнулла Вәли улы Вәлиев (Җәмәк авылы), Котдус Ибатулла улы Ибатуллин (Усай), Харрас Нуриәхмәт улы Ханнанов (Хуҗәмәт). Болардан тыш Ленинградтан эвакуацияләнүчеләр дә бик күп булган. Минзәлә район башкарма комитетының архив бүлегендә алар турында бик күп документлар саклана. Хезмәт ияләренең район советы башкарма комитеты карары белән 1941 нче елның 17 июлендә "Эвакуацияләнгән балаларны шәһәрдә һәм авылларда урнаштыру турында"гы карары кабул ителә. Ул чагында районда 93 хуҗалык булган, эвакуацияләнүче ватандашларыбыз һәр торак пунктта яшәгән, Шәһәрдә алар һәр урамга бүлеп урнаштырылган (бу турыда тулы бер документ-журнал саклана). Казаннан, Совнаркомның Хуҗалык эшләре бүлегеннән җибәрелгән 1942 нче елның 2 октябре белән даталанган документта Минзәлә районына барлыгы хезмәткә яраклы 3432 кеше эвакуацияләнеп, шуларның 1097 се 1039 авыл хуҗалыгы предприятиесенә, 26 сы - колхозга, 703 е - совхозга, 11 е - МТСка, 28 е - промартельләргә, оешма учреждениеләргә 259 ы урнаштырылган. Эвакуацияләнүчеләрнең көнкүреш шартлары тикшерелгән, бу турыдагы актлардан күренгәнчә, аларда исем-фамилия, туган еллары, каян килүе, нәрсәгә мохтаҗ булулары да күрсәтелгән. Бүгенге көндә архив бүлегенә эвакуация фактын раслау өчен илебезнең төрле төбәкләреннән, якын чит илләрдән, ерак чит илләрдән запрослар килә. Архив хезмәткәрләре аларга җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев