Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лейкозлы терлекләрдән арынырга вакыт

Бүген Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы бинасында  терлекчелеккә багышланган, ягъни “Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләрне лейкоздан арындыру, сәламәтләндерү” дигән семинар-киңәшмә үтте.  

Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең начальнигы, Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы үзәге күзәтчелек җитәкчесенең урынбасары Евгений Иванов, Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең начальник урынбасары Габдулхак Мотыгуллин,  Баш дәүләт ветеринария идарәсенең эпизиотология һәм терлекләрләге йогышлы авыруларга каршы чаралар оештыру бүлеге башлыгы Александр Козлов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Руслан Таймасов,   7 районның агрофирма , хуҗалык җитәкчеләре, ветеринария берләшмәсе табиблары катнашты.

Семинар башланганчы Алмаз Хисаметдинов һәм Камил Нәҗмиев Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария клиникасындагы эшчәнлек белән таныштылар.

Семинарны Алмаз Хисаметдинов башлап җибәрде.

“Без терлекләрдә лейкоз авыруы турында беренче мәртәбә җыелып сөйләшәбез. Элеккеге елларда без лейкоз авыруы  буенча беркемгә дә сүз әйтмәдек, 2014 елда таможня союзының регламенты буенча  лейкозлы сөтне кабул итмәскә дә була иде һәм безнең моңа республиканың күпчелек районнары әллә ни әһәмият бирмәделәр. Россия хәзер чит илләргә авыл хуҗалыгы продукциясен чыгара башлады. Киләчәктә лейкозлы авырулы сыерның сөтен түбән бәядән генә алачаклар, яки бөтенләй дә кабул итмәсләр. Лейкозлы терлекләр хуҗалыкка зур зыян сала. Лейкозлы сөт беркемгә дә кирәкмәячәк.  Республикабызның Балтач һәм Әтнә районнарында гына лейкозлы терлекләр юк. Сөт җитештерү буенча башкарасы эшләребез, проблемаларыбыз бар әле, терлекчелекнең технологик торышын күтәрү буенча эшләр бара, ә менә лейкозлы терлекләрдән арынырга вакыт җитте -диде семинарны ачып ТРның баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов.

Лейкоз(лейкомия, ак канлылык)-дәваланмый торган, яман шеш табигатьле йогышлы авыруы, клиникада кандагы лейкоцитлар саны арту һәм эчке органнарда яман шеш хасил булуы, шуның нәтиҗәсендә аларның функцияләре бозылу белән аңлатыла.

Лейкозның беренче стадиясе-йогышлы авыруның күренми торган клиник симптомнарсыз уза, продуктлылыкны һәм яңадан җитештерү функциясен саклап кала, тикшеренүләрнең серологик методлары(РИД һәм ИФА) белән диагностика куела. Икенчесе- патологик стадия-периферик кандагы гемотологик үзгәрешләр белән үтә. Эчке органнарда сизелерлек клиник билгеләр һәм яман шешләр барлыкка килә, организмның теге яки бу системаларының функциональ торышы бозылу, җитештерүчәнлек, авыруның соңгы стадиясенә китерә.

Безнең районда РИДка тикшерелгән терлекләрнең 26,1 проценты уңай нәтиҗә биргән, ә гемотологик авырулы терлекләр саны 41 генә тәшкил итә. Республика буенча РИДка тикшерелгән терлекләрнең 11,6 проценттан артмый. Районыбыз хуҗалыкларында лейкоз авыруы белән көрәшү өчен  мал табиблары юк дәрәҗәсендә.   “Заиковский хуҗалыгында мал табибы бар, бары тик бу хуҗалыкта гына лейкозга каршы көрәш алып барыла. Тукай районы хуҗалыкларында лейкозлы терлекләр 1,1 процент, ә Сарманда бу күрсәткеч ярты процент чамасы. Хуҗалыклар терлекләрендәге лейкоздан арындыру методикасы түбәндәге принципларга нигезләнә:

 Хуҗалыклар буенча терлекләрне сәламәт һәм лейкоз йоктырган төркемнәргә бүлеп, аерым изоляцияләнгән төркемнәрдә, корпусларда, фермаларда тоту зарури.

Лейкоз вирусын иртә диагностикалауның методларын кулланып, уңай нәтиҗә күрсәткән яшь терлекләрне аерым үстерү. Лейкозлы сыердан 95 процент сәламәт бозау туа.

Акрынлап инфекцияле терлекләрне тапшыра барып, аны сәламәт таналар белән алыштыру.  Быел хөкүмәтебез тарафыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларда лейкозлы терлекне тапшырып чиста тана алган очракта өстәмә рәвештә 40 мең сум күләмендә субсидия бирү каралган. Бу мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк, алдагы 2-3 елда бу программа бетәргә дә мөмкин.

Зооветеринария эшкәртүләре үткәргән вакытта асептика һәм антисептика кагыйдәләрен үтәү, ветеринария чаралары вакытында  бер тапкыр кулланыла торган инструмент, перчаткалар  белән генә файдалану зарури.

Чыннан да фермаларда эшләрне фәнни казанышларга нигезләнеп оештырырга вакыт җитте. Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кергәч, безгә чит ил җитештерүчеләре алдында да йөзгә кызыллык китермәскә, фермаларыбызда “таш гасырны” онытып, эшләрне фән казанышларына таянып оештыра башларга кирәк инде.  

 Чыгыш ясаучылар терлекләрнең лейкоз авыруыннан чиста булуы, аларны төркемнәргә бүлү, нәсел эше, ветеринария табибларының, хуҗалык җитәкчеләренең  үз эшенә җаваплы каравы, терлекчелек тармагын  эффектлы итү турында сөйләделәр.

Сан

 Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгълүматларыннан күренгәнчә 2 апрельдә 48 тонна сөт җитештерелде. Бер сыерга савылган сөт 10,5 килограммга җитте. Әмма без һаман да республика буенча кызыл( түбән) төстә. Кызыл зонадан чыгар өчен бер сыердан кимендә 12,8 килограмм сөт савып алырга кирәк. Чагыштыру өчен, Әтнә районында бер сыердан 26,9 ,Кукмара районында-23,8, ә безнең көндәшләр-Актаныш-16,9, Мамадыш районы терлекчеләре 22,3 килограмм сөт савып ала. Күршеләрдән Мөслим районы гына бездән өч баскычта артта, әлеге район терлекчеләре бер сыердан 10,1 килограмм сөт савалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X