Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әлмәт нефтьчеләре Мәлкән якларында матур эз калдырдылар

Яңа һәм Иске Мәлкән авылларында урамнарның яр ягындагыларында төзелгән йортларның күбесе - нефтьчеләрнеке. Әлмәт якларыннан килеп шушы як табигатенә хозурланып ялларын үткәрергә ярата алар. Бу гына түгел, күпмедер дәрәҗәдә авыл юлларын төзекләндерүгә дә өлеш кертәләр. Быел Парклар һәм скверлар елын истә тотып, Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов шушы...

Яңа һәм Иске Мәлкән авылларында урамнарның яр ягындагыларында төзелгән йортларның күбесе - нефтьчеләрнеке. Әлмәт якларыннан килеп шушы як табигатенә хозурланып ялларын үткәрергә ярата алар. Бу гына түгел, күпмедер дәрәҗәдә авыл юлларын төзекләндерүгә дә өлеш кертәләр.

Быел Парклар һәм скверлар елын истә тотып, Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов шушы җирлекне үз иткән нефтьчеләргә - Марат Насибуллин җитәкчелегендәге "Предприятие Кара Алтын" оешмасы вәкилләренә чыршы агачлары утыртуга кагылышлы гозерен белдергән була.

Нефтьчеләр үзләренең табигатьне ярату гына түгел, аны саклауга да битараф булмауларын күрсәттеләр, 2 метрдан да зуррак биеклектәге чыршы үсентеләре кайтардылар: Яңа Мәлкән белән Иске Мәлкән авыллары арасындагы кар басып җәфалаган юл буена 500гә якын чыршы утыртып куелды. Бу чыршылар матурлык өстәүдән тыш, кыр ышыклау полосасы ролен дә үтәячәкләр. Агачларны утыртканда нефтьчеләр авыл кешеләре белән өмә ясаганнар.

-Бу көнне бюджет хезмәткәрләре дә өмәдән читтә калмады, бергәләп авыл клубы белән полициянең участок уполномоченные йорты янына да биеклеге 2 метрдан да зуррак булган 15 төп чыршы утыртып куелды, - ди авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев