Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ләйлә Фаррахова минзәләлеләрне 100 килолы торт белән сыйлады

Минзәләнең моңлы сандугачы, уникаль тавышлы, автор башкаручы Ләйлә Фаррахованың юбилее 30 ноябрь көнне район мәдәният сараенда зурлап билгеләп үтелде. Ул бар гомерен мәдәнияткә хезмәт итүгә багышлаган зат. Концерт барышында Ләйлә Фаррахованы юбилее белән котларга район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Неля Бикеева да килгән иде, ул юбилярга район башлыгы Айдар...

Минзәләнең моңлы сандугачы, уникаль тавышлы, автор башкаручы Ләйлә Фаррахованың юбилее 30 ноябрь көнне район мәдәният сараенда зурлап билгеләп үтелде.

Ул бар гомерен мәдәнияткә хезмәт итүгә багышлаган зат. Концерт барышында Ләйлә Фаррахованы юбилее белән котларга район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Неля Бикеева да килгән иде, ул юбилярга район башлыгы Айдар Салахов исеменнән ихлас рәхмәтен җиткереп район башлыгының Мактау кәгазен тапшырды, чәчәкләр бүләк итте.

Шулай ук Ләйлә Мәүҗит кызын район мәдәният бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәкимова тәбрикләде,туганнары һәм күп санлы дуслары чәчәкләр бүләк иттеләр. Бәйрәм концертында Ләйлә Фаррахованың җырлары башкарылды, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артислары "Гармун белән скрипкә" спектакленнән бер өзек күрсәттеләр.

Бәйрәмдә Актаныш районы Пучы авылыннан шагыйрә Зөләйха Тимерова, "Илһам" бию ансамбле, Чаллы шәһәреннән автор башкаручы Лилия Тарханова, Ирина Моряхина, Рөстәм Әхмәтханов, Нина Фадеева, Азат Мирзасалихов,Евгений Вахнин, Илдар Мухамадиев чыгыш ясадылар, аларның чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Шәһәребезнең шагыйрәсе Раушания Титова юбилярны матур шигырь юллары белән тәбрикләде. Ләйлә Фаррахова рус, татар җырларын искиткеч матурлыгы, иркен сулышы, челтер чишмә суына тиң кабатланмас саф аһәң белән башкарды.

Концерт тәмамлангач Ләйлә Фаррахова килгән барлык тамашачыларны да 100 килолы торт белән сыйлады.

Минзәләдә мондый бер центнерлы торты беркем дә пешергәне юк иде әле.

Бу торт минзәләлеләр хәтерендә уелып калды һәм аны Гиннесның рекордлар китабына кертергә булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев