Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Людмила Рыбакова Минзәлә театры белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Минзәлә шәһәренә эш кысаларында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында булды.

Биредә ул театр эшчәнлеге белән танышты. Театрда тиздән булачак Зиннур Хөсниярның “Кайту” спектакленең сценографиясен карады. Спектакльне куючы реҗиссер Эдуард Шахов белән әңгәмә корды.Рәссам Валерий Яшкулов  “Бердәм Россия” сәяси фиркасе ярдәме белән театрның зур әсәрләр чыгаруын, машиналы булуын, материаль техник базаны ныгытуын санап чыгып партиягә рәхмәтен җиткерде. Кече шәһәрләрнең театрлары кысаларында партия ярдәме белән 2017елда-ике, 2018 елда-өч, 2019 елда өч зур әсәр сәхнәгә куелган. Әле моннан тыш башка спектакльләр дә сәхнәгә куела һәм уртача алганда театрыбыз ел саен 5 әсәрне сәхнәләштерә. Кунак театрның репертуры белән танышып үз киңәшләрен бирде. Алдагы елларда театрның иң зур бүләген “Маска”ны алып кайтырга дигән теләген дә җиткерле ул. Людмила Николаевна кече шәһәрләрнең театры  кысаларында атнага бер сәгать булса да балалар өчен спектакльләр куярга кирәклегенә дә басым ясады. Бу яктан Минзәлә театрына кызарырга туры килмәде:курчак театры,  бәби театр”Бәләкәч”, мәктәпләрдә театр түгәрәкләре  эшләп килә. Театрыбыз кечкенәләр өчен ел саен ике спектакльне сәхнәгә куя. Людмила Николаевна тамашачылар белән дә кызыксынды. Безнең театрга Минзәләбезнең рус телле кешеләре дә йөри, спектакльләр аншлаг белән уза. Руслар өчен замана таләпләренә җавап бирерлек супер синхрон колакчыннар сатып алынган. Ул тамашачыларның уртача яшен дә сорады, яшьләрне дә театр карарга өйрәтергә кирәк дип билгеләп үтте. 2019 ел-Театр елы кысаларында балалар арасында театраль масканы да оештыру зарурлыгын әйтеп узды. Ул яшьләрне интернеттан аерып тере аралашу өчен театр карарга кызыксындырырга кирәклегенә дә басым ясады.  Гомумән алганда Людмила Николаевна театр эшчәнлегенән бик канәгать калды, премьераларга килергә вәгъдә бирде.

Дәүләт Советы депутатын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева озатып йөрде.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев