Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Максат - контрафакт таралуга юл куймау

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Минзәлә районы территориаль бүлеге эшчәнлеге күпчелек индикаторлар буенча канәгатьләнерлек дип танылды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов « "Минзәлә-информ"»)

Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узган утырышында (видеоконференция режимында) төгәл максат билгеләнде – республикада маркировкаланмаган, контрафакт алкогольле һәм спиртлы продукция таралуга юл куелмаска тиеш.

Шулай ук вице-премьер сүзләренчә, балигъ булмаганнар тарафыннан алкоголь куллануны кисәтүгә аерым игътибар бирелергә тиеш. Төбәк бюджетын тулыландыруда республикада җитештерелгән алкогольне сатылуның мөһим роле дә билгеләп үтелде. Контрафакт продукция кискен агулану куркынычын арттыра, өстәвенә, турысын әйтик, бюджетны тулыландыруга ярдәм итми.

Утырыш барышында республика ведомстволарыннан спикерларның докладлары тыңланды, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Минзәлә районындагы Чаллы территориаль органы эшчәнлеге тулаем алганда канәгатьләнерлек дип танылды. Әйтик, 2020 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасында җитештерелгән аракыны ваклап сату районда 106% ка арткан.

ВКС нәтиҗәләре буенча Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев авыл җирлекләре башлыклары, тиешле ведомстволар алдына район территориясендә законсыз алкогольле продукция әйләнешен кисәтү буенча эшне көчәйтергә, суррогатлар белән агулану очракларына юл куймаска, алкогольне чамадан тыш кулланучыларны контрольгә алырга, шулай ук яшүсмерләр арасында алкоголизм таралуга юл куймас өчен профилактик эш алып барырга дигән бурычлар куйды.

Шулай ук утырышта катнашкан полициянең икътисади куркынычсызлык һәм коррупцияне булдырмау линиясе буенча вәкиле  Илдус Кәримов авыл җирлекләре башлыкларын алкогольнең законсыз әйләнешен ачыклау буенча координацияләнгән эш алып барырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев