Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Марат Әхмәтов 11 комбайнчыга премия тапшырды

Бүген районыбызга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, элеккеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле сәфәр белән килде.

Район башлыгы Айдар Салахов белән “Мензелинские зори” агрофирмасы  игенче-механизаторлары белән очрашты, хәлләрен сораштырды, куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. Кырларны караганнан соң Кадрәк басуында басуында 11 комбайнчыга район башлыгы премиясен тапшыруда катнашты. “Мензелинские зори” агрофирмасы комбайнчылары: Григорий Семенов, Айдар Халиков, Илдар Хабибрахманов, Фәнил Салахов, Марсель Мңнемухаметов, Владислав Гарнышев, Фавадис Салихов, Илдар Хафизов, Илһам Гиниатуллин, Илнар Билалов, Илназ Хафизов Марат Готович кулыннан 5әр мең сум премия алдылар.  Премияләрне тапшырганда Айдар Салахов һәм Марат Әхмәтов  механизаторларга ныклы сәламәтлек, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм эшләрендә уңышлар теләде. Ул быел республика күләмендә 6 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алырга ныклы нигезебез бар, диде.   Марат Готович сүзләренә караганда, бүген икмәкнең язмышы хәл ителә, урып-җыюда һәр комбайнчының тырышлыгыннан бик күп нәрсә тора, ә хезмәт нәтиҗәләрен кызыксындыру эш сыйфатын да күтәрә һәм аны югалтуларсыз җыеп алу да зарури. Бер-берсе белән ярышып эшләүче комбайнчылар озаклап туктап тору яклы түгел, премия алганнан соң тиз генә комбайн штурвалы артына утырып игеннәрне суктыруга да керештеләр. Бу агрофирма районда лидерлар позициясендә бара һәм һәр гектардан уртача 57,8 центнер уңыш җыеп алына. Суктырып алынган ашлык Кадрәк ындыр табагына кайтарыла һәм көн саен Чаллы, Актаныш элеваторына 1800-2000 тонна озатыла. Мондый югары уңыш алуга беренчедән уңайлы һава шартлары, яңа югары технология, икенчедән игенчеләрнең хезмәт сөючәнлеге йогынты ясый. Алар иртәгә көзге бодай суктыруны төгәлләячәкләр.

Агрофирма быел барысы 4014 гектарда көзге бодай, 3543 гектарда сабан бодае, 5142 гектар мәйданда арпа үстерде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев