Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Марат Әхмәтов Татарстанның 6 районында татар теле халәтенә ныклы анализ ясады

Минзәләдә Татарстан Республикасы Президенты каршында татар телен үстерү һәм саклау комиссиясенең күчмә киңәшмәсе узды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Киңәшмә башында ук аны алып барган ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, күптән түгел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан татар телен үстерү һәм саклау комиссиясенең җитәкчесе итеп билгеләнгән Марат Әхмәтов: “Суверенлык алганыбызга 30 ел. З0 кешелек комиссия белән генә әлеге 30 ел эчендә эшләнеп бетмәгән эшләрне башкарып бетерерлек түгел. Әлеге юнәлештә барыбыз тарафыннан да күмәк хезмәт таләп ителә”, - дип телне саклап калуда районнардагы җирле хакимиятнең әлеге юнәлештә актив эшләргә тиешлеген ассызыклап үтте.

- Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның “Ватаным Татарстан” газетасында басылып чыккан “Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч” дигән мәкаләсендә “Без –сувенир халык түгел!” дигән мөрәҗәгате бар. “Суверен” белән “сувенир” сүзләре арасында бер-ике хәреф аермасы гына булса да , эчтәлекләре тулаем аерыла, дип искәртте Марат Әхмәтов.

Урбанлашу процессы көчәйгән саен шәһәрләрдә милли рухка ихтыяҗ кимүе берникадәр күзәтелсә дә, авыл җирендә телне югалтсак, милләтебезнең сакланып калмаска мөмкинлеге куркынычы булуын да билгеләп үтте ул.

Әлбәттә, киңәшмәнең иң мөһим өлеше – Марат Әхмәтов тарафыннан Минзәлә, Актаныш, Әгерҗе, Мөслим, Сарман, Тукай районнарындагы татар теле халәтенә милли мәгариф, мәдәният, милли матбугат кебек индикаторлар буенча ныклы анализ ясавы булды. Саннарда күренгән нәтиҗәләр, билгеле ки, алда әле эшлисе эшләр күп икәнен күрсәтә. Әлбәттә, милли составы буенча тулаем диярлек татарлардан торган, мәгариф, мәдәният өлкәсендә республикада алда барган Актаныш районында татар телендә белем бирү 99% булуы, бер карасаң зур үрнәк сыман да, шул ук вакытта әлеге санның шулай булырга тиешлеге дә аңлашыла. Минзәлә буенча карасаң, районда барлыгы 2858 мәктәп укучы исәпләнә, шуларның 1108 милләте буенча татар, милли мәктәпләрдә (алар районда 7 – 5 төп, 2 гомуми) 511 генә укый, шуларның 363, ягъни 33% гына татар телендә белем ала. Мөслим районы буенча чагыштыру өчен әлеге күрсәткеч 25%, Әгерҗедә- 5%, Сарман һәм Тукай районнарында 40% һәм 38% тәшкил итә. Марат Әхмәтов әлеге саннарны шелтә буларак түгел, ә алга таба ныклап эшләүгә этәргеч итеп кабул итәргә кирәклеген искәртте.

- Район башлыклары, мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләргә, алар арасында аңлату эшләре алып барырга тиеш, диде һәм әлеге мәсьәлә буенча 2021 ел башында ТР Президенты катнашында утырыш булачагын искә төшерде.

Мәдәниятнең милли тәрбия бирүдә ролен билгеләп үткәндә, Марат Әхмәтов тумышы белән атап узган районнардан булган танылган шәхесләр хакында хәтерне сакларга, милли рухта чаралар үткәрергә кирәклеген ассызыклады. Театр (сүз уңаеннан, Актаныш районында дәүләт театры оештыру өстендә эшлиләр икән), мәчет тә татар телен саклау һәм үстерүгә үз өлешен кертергә тиеш икәне искәртелде.

Киңәшмә барышында чыгыш ясаган күрше Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның да:

  • Һәрбер район үзәгендә бер генә булса да, татар телле, милли рухлы мәктәп һәм балалар бакчасы булырга тиеш, шулай ук балалар әзерләнеп көтә торган “Йолдызлык”“Созвездие” фестивале милли рухта узарга тиеш - дигән фикерләре дә көчле яңгырады.

Киңәшмә президимуында утырган ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев үз чиратында:

  • Комиссиянең эшчәнлеге гел утырышлар уздыруга гына әйләнеп кайтмасын иде, һәр комиссия әгъзасына районнар беркетеп, әлеге эшне җирле хакимият белән тыгыз алып барырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.

Киңәшмәне йомгаклаганда Марат Әхмәтов тагын бер кат хакимият әгъзалары үзләре милли җанлы булырга тиешлеген искәртте, социаль челтәрләрдә татар телендә актив эш алып барырга, әлеге юнәлештә нәтиҗәле хезмәт күрсәтердәй блогерларны җәлеп итәргә, татар гаиләләре фестивальләре уздыруга кирәклеге хакында әйтте.

- Элек “Халыкка хезмәткә!” дигән шигарь бар иде. Без исә “Милләткә – хезмәткә!”, дигән шигарь белән эшкә кузгалыйк, - дип тәмамлады ул сүзен.

Безнең өстәмә

Район мәдәният сараенда узган киңәшмәдә республикабызның Минзәлә, Актаныш, Әгерҗе, Мөслим, Сарман, Тукай районнарының үз эченә район башлыкларын, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәгариф, мәдәният бүлекләре, “ТАТМЕДИА” АҖ филиаллары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев һәм Камил Нугаев алып бардылар. Официаль өлеш башланыр алдыннан мәдәният сараеның фойесында район мәдәният, мәгариф коллективлары тарафыннан оештырылган күргәзмә күрсәтелде. Кунакларның күңеленә бигрәк тә Минзәлә педагогик көллиятенең милли мәгариф буенча укытучысы Гөлназ Талипованың үз уку йортларына презентациясе хуш килде.

акцент

- Сүз гел татарча гына белү турында түгел. Без үз телебездә дә камил, тыңлаучылар сокланырлык итеп, ә рус телендә русларның үзләреннән дә чистарак, матуррак сөйләшә белергә тиешбез. Ә моңа барлык мөмкинчелекләр дә бар. Чөнки рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре безнең республикада Россиянең күп кенә субъектларына караганда югарырак, -дип Марат Әхмәтов мәгариф системасының телебезне саклап калуда әһәмиятле ролен ассызыклады.

Сан

Киңәшмәдә тагын бер мөһим мәсьәлә – районнарда яшәүчеләрнең, шулай ук мәгариф, мәдәният оешмаларының, китапханәләрның милли матбугат белән тәэмин ителеше булды. Саннар теленә күчерсәк, Минзәләдә 10910 хуҗалыкка 827 вакытлы матбугат чарасы туры килә, ягъни 13 хуҗалыкка 1 газета яки журнал (искәртеп узыйк, сүз нәкъ менә татар телле басмалар турында бара). Актанышта исә  3, Әгерҗедә 11, Мөслимдә 4, Сарманда 8, Тукай районында 10 хуҗалыкка 1 вакытлы матбугат чарасы туры килә. Милли матбугат, шул исәптән район тормышын яктыртып баручы татар телле район газеталарының тиражын үстерүдә җирле хакимиятнең дә өлеше булырга тиешлеге искәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев