Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Матурлык гомуми көч белән булдырыла

Шәһәрдәге оешмалар, учреждениеләрнең күбесе, үзләренең территорияләрен карап тотудан тыш, беркетелгән участокларын да карап-тәрбияләп торалар.

(Минзәлә, 25 май, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)

Медицина училищесы коллективының да үзләренә беркетелгән берничә участогы бар. Шуларның берсе – училище янындагы  “Школьный”скверы.

Училище хезмәткәрләре  скверны  тагын бер кат җыештырып, К.Маркс урамы ягына петуния чәчәкләре утыртып куйдылар.

–Ел буена без әлеге скверны чисталыкта, тәртиптә тотарга зур көч куябыз. Агачлар, чәчәкләр утыртабыз.  Агачларны язын известь белән агартып куябыз. Брусчаткалардагы үләннәр бик мәшәкать тудыра. Аларны чистартып, әледән-әле себереп торырга туры килә. Җәяүлеләр безнең хезмәткә хөрмәт белән карасыннар, чүп калдыкларын теләсә-кайда ыргытмыйча,урналарга салсыннар иде, – дигән теләкләрен җиткерде медицина училищесы директоры Люция Хираҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев