Минзәлә
  • Рус Тат
  • Матвеевка мәктәбендә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырылган 

    Быел Матвеевка төп гомуми белем бирү мәктәбе балалары өчен физкультура дәресләре, Роспотребнадзор таләпләре нигезендә, уңайлы шартларда үткәрелә башлады. 

    (Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”) 
    –Татарстанда “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Һәр баланың уңышы” дигән федераль проект тормышка ашырыла. Аның максаты – авыл җирендә белем бирү сыйфатын күтәрү, – диде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев милли проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча “Бердәм Россия” региональ сәяси советы президиумының комиссия утырышында. 
    Шуны күздә тотып Татарстанда быел алты районда (шул исәптән Минзәлә районында) спорт залларына реконструкция үткәрелде. 
    “Авыл җирендә урнашкан ТР гомуми белем бирү оешмаларында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру” милли программасы буенча Матвеевка мәктәбе спорт залына да быел капиталь ремонт ясалды. Аны “Гранит” оешмасы башкарды. 
    Лилия Минникаева, мәктәп директоры: 
    – Мәктәпнең спорт залында стеналар һәм түшәмгә, шулай ук киенү-чишенү бүлмәләрендә, спорт инвентарьлары өчен складта эчке бизәү эшләре башкарылды. Заманча яктырткычлар урнаштырылды, барлык ишекләр дә ныклы агач ишекләргә алыштырылды, тәрәзәләргә саклагыч тыгыз сеткалар куелды, идән якты төсләргә буялды. Бәдрәф бүлмәләренә дә ремонт ясалды. Малайлар һәм кызлар өчен душ бүлмәләре булдырылды, кул югычлар һәм унитазлар, кафель плитәләр яңартылды, бәдрәф һәм душ кабиналарына автовытяжка ясалды. Спортзалга проектта каралган җиһазлар: ШРС 1-25 У3 тибындагы көч бүлгеч шкаф, ЕS 100 V-D1 (R) Haier суҗылыткыч урнаштырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: