Мәчет укучыларны көтә
Дәресләргә килергә теләүчеләрнең яше чикләнмәгән.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Шәһәребезнең мәчетендә дингә һәм татар теленә өйрәтү буенча курслар башлана. Бу хакта районыбыз имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков хәбәр итте.
- 4 октябрь көнне сәгать 9 да мәчеттә ислам дине нигезләренә һәм татар теленә өйрәнергә теләүчеләре көтеп калабыз. Ишекләребез һәр яшьтәге шәһәрдәшләребезгә: ягъни олысына да, кечесенә дә ачык. Шундый ук курсларны, теләүчеләр җыелган очракта, авыл мәхәлләләрендә дә үткәрү каралган, - диде ул.
Безнең өстәмә
Агымдагы елның 1 октябреннән ТР Диния нәзарәте инициативасы белән республиканың 100 мәчетендә татар теленә укыту проекты башлана. Әлеге мәчетләр арасында безнең шәһәрнеке дә бар. Уку бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев