Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Меценатлар Минзәлә инвалидлар җәмгыятен ярдәмсез калдырмый

Җәмгыять җитәкчесе Вера Сидорова үзләренә карата кылынган игелекле гамәлләр хакында сөйләде.

Күптән түгел районыбызның инвалидлар җәмгыятеннән 20 кешелек делегация Алабугага барып кайтты. Шәһәрнең тарихи өлеше: «Чертово городище», Шишкин музеенда, соборда, хәтта «Алабуга» экономик зонасында экскурсиядә булдылар.

— Әлеге сәяхәт АТП директоры Марат Кәримов ярдәменнән башка булмас иде. Ул безне автобус белән тәэмин итте, ә шофер Вячеслав Плохов безне исән-имин йөртеп кайтты. Рәхмәт аларга. Марат Кәримовның абыйсы, хәзер махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Рамил Кәримов та безне беркайчан да ярдәменнән ташламады. Исән-имин җиңү белән әйләнеп кайтуын телибез , - ди район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Вера Сидорова.

Шулай ук җәмгыять җитәкчесе «Лига» ҖЧҖ генераль директоры Николай Степановның матди ярдәме белән мөһим җиһаз сатып алынуын билгеләп үтте. Ә Минзәлә мәчетеннән корбан итеп чалынган сарык ите бирелгәч, инвалидлар җәмгыяте Корбан бәйрәме уңаеннан мәҗлес оештырганнар иде. Җәмгыять әгъзасы Дамира Фәтхуллина Коръәннән аятьләр, Ясин сурәсен укып мәҗлестә катнашучылар өчен рухи тынычлану, чистарыну һәм бердәмлек атмосферасын тудырды.

— Районыбызда безгә карата игелекле гамәлләр кылучы изге күңелле кешеләр булуына бик шатбыз, — ди Вера Сидорова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев