Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Менә ичмасам яңалык!

Бүген Россия федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасы белән чыгыш ясады.

Ул чыгышын ил өчен иң мөһим проблема белән башлап җибәрде. Бу-демография. Россия гаиләләре өчен бик күп һәм яхшы яңалыкларны әйтеп узды. Шулай итеп быелдан башлап “Ана капиталы” беренче балага да бирелә башлый. Аның күләме индексациядән соң быел 460 мең сумны тәшкил итәчәк. Менә бу ичмасам яңалык!

Ул тагы икенче баласы туган гаиләләр өчен “Ана капиталы” күләменең артуын да азсызыклап үтте. “Ана капиталы” быелдан башлап 150 мең сумга арттырылып 616 мең 617 сум булачак. Россиядә өченче баласын тапканнар да мәхрүм калмый. Мондый гаиләләрнең ипотекасының 450 мең сум күләмендә каплаячаклар.

Тагын бер мөһим яңалык: “Ана капиталы” программасы 2026 елның 31 декабренә чаклы озайтылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев