«Мензелинская» минераль суы конкурста җиңүче булды
«Мензелинская» минераль шифалы суы «Россиянең төп файдалы сулары» (Росглаввода — Главная Вода России«) Татарстан Республикасының Минэконом үсеш үткәргән конкурсында җиңүче булды.
Су һәм алкогольсез продукциянең сыйфаты буенча «Росглаввода-Главная вода России» Россия конкурсы йомгаклары буенча «Росглаввода-Яшәү чыганагы» номинациясендә «Мензелинская» газлы минераль шифалы суы конкурсның иң югары бүләген алган.
Әлеге конкурста 57 предприятие катнашкан, 151 су һәм алкогольсез продукция тәкъдим ителгән. «ТПФ Изыскатель» ҖЧҖ «Мензелинская» минераль шифалы суын һәм «Мензелинка» эчәр суын чыгару һәм төрле сыешлыкларга тутыру белән шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев