Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мензелинское ОСП хуҗалыгында көзге бодайның уңышы гектардан 61,3 центнер тәшкил итә

8 нче август көнне район басуларында 67 комбайн эшләде.

 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 9007 гектарда игеннәр суктырып алынган. Шуның эченнән  борчак-1008, көзге бодай 569, арпа-2536 гектарда җыеп алынган.Әлегә борчакның һәр гектары-33,1, көзге бодай -54,1 арпа50,6 центнер уңыш бирә. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 50,7центнер тәшкил итә.Районда иң югары уңыш алу буенча “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы  алда бара, аларда2190 гектар көзге бодайның һәр гектары әлегә 61,3 центнер уңыш бирә. “Калморза” хуҗалыгында 560 гектар көзге бодайның уртача уңышы 56,3 центнер,борчакныкы-33,9 центнер тәшкил итте.  Бу хуҗалык 1198 гектарда арпа суктыруны төгәлләде һәм һәр гектардан уртача уңыш- 59,3 центнер тәшкил итте. “Рус” ҖЧҖ игенчеләре дә 203 гектарда көзге бодайны суктыруны тәмамладылар , аларда да гектар куәте-51,2  центнер.  Район хуҗалыклары барысы -1910 тонна  саламны төргәкләргә төрделәр, аларны ферма яннарына ташу дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев