Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Милләтләребез төрле булсалар да яшәгән җиребезне яратабыз

Яңа Мәлкән авылы мәдәният йортында Минзәлә районында конфессияара бәйләнеш һәм милләтара сораулар буенча ведомство эшче төркеменең утырышы булып узды.

(Дилфас Галиев, "Мензеля-информ")

Аның эшендә район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев, район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев катнашты. Кунакларны “Мәлкәнәй” фольклор ансамбле җырлап-биеп каршы алды. Бирегә утырышка килгән кешеләр Яңа Мәлкән мәдәният йортында биредә яшәүче халыкның фольклоры, кул эшләнмәләре белән танышты.  Утырышта “Яңа Мәлкән авыл җирлеге территориясендә яшәүче халыкларның традицияләре, шулай ук гореф-гадәтләрне саклау, конфессияара бәйләнеш һәм милләтара гармониялек өлкәсендә эш торышы турында” - авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Имаметдинов, “Минзәлә муниципаль районының гомуми белем учреҗдениеләрендә укучылар арасында туган телләре саклау чараларын ашыру турында” - район мәгариф бүлеге җитәкчесенең урынбасары Динә Елизарова, “Чуваш авылы территориясендә мәдәни-милли бәйрәмнәр үткәрүдә халык мәдәниятын саклау буенча чараларны тормышка ашыру турында” – Каран Азик клубы мөдире Эльмира Шатунова, “Минзәлә муниципаль районы территориясендә ислам мәдәнияте үсеше турында. Шулай ук район территориясендә 2021 елда ислам кыйммәтләрен саклау чаралары буенча планнары турында” - район мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков чыгыш ясадылар. Соныннан чыгыш ясаучылар халыкның сорауларына җавап бирделәр.

 Мәлкән җирлегендә яшәүче халыкның гореф-гадәтләре, матур йолалары, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән аралашуга  да зур игътибар бирелә. Бу җирлектәге ике авылда  370 хуҗалыкта 530 –татар, 12-рус милләтеннән һәм җирлек халкының 17 процентын-крәшеннәр тәшкил итә. Биредә төрле бәйрәм, дини  чаралар нинди милләттән булуга карамастан бергәләшеп үткәрелә. Һәр кеше тормышында аның туган теленең ни дәрәҗәдә мөһим роль уйнавын истә тотарга тиеш. Безнең район территориясендә татар, рус, мари, башкорт, чуваш, тадҗик, үзбәк,  удмурд, крәшеннәр дус, тату яшиләр. Районда Татарстан халыклары фестивален үткәрү традициягә кереп китте.

Районыбызның 22 белем бирү учреҗдениесендә 3042 бала белем ала.  Аларның 10 сы татар телендә, 12се рус телендә балаларга белем бирә.  1235 татар баласының 521 е татар телендә белем ала, ә 714 е рус телле мәктәптә укый. Шул 714 баланың 32се татар төркемнәрендә татар телен өйрәнә,392се рус төркемнәрендә. 42 бала Калтак урта мәктәбендә мари телендә укый. Рус мәктәбендә белем алучы рус балаларына һәм шул исәптән катнаш гаиләләрдә дә татар телен укыту шактый катлаулы эш.  2016-17 елларда әти-әниләргә хокук бирделәр, балагыз нинди телне туган тел дип саный дип. Шуның белән  мәгариф учреҗдениеләре эшендә катлаулыклар барлыкка килде. Күпчелек ата-аналар рус телен сайладылар. Туган телеңне яратып, белеп кенә башкаларга хөрмәт белән карарга була. Шулай ук барыбыз да беләбез, районыбызда күбрәк балалар рус теленә тартылалар.

Районыбызда төрле милләт балалары һәм әти-әниләре, барыннан да элек, бер-берсен хөрмәт итеп яши. Мәдәниятне, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыру өчен туган телне онытмаска һәм туган телләрне сакларга тиеш.

 Районыбыз мәктәпләрендә укучы балалар республика, район олимпиадаларында катнашалар. Балалар бакчаларында тел үзләштерүне аралашу аша һәм гореф-гадәтне,   төрле йолаларны саклау аша алып баралар.

Гомумән, районыбыз җирлегендә яшәүче халык төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, мәдәниятләребез, гореф-гадәтләребез төрле булса да, яшәгән җиребезне яратабыз һәм барыбыз өчен дә Татарстан – уртак ватаныбыз.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев