Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Министр "Бекон" дагы төзелеш белән якыннан танышты

Минзәлә районына эшлекле визиты кысаларында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Җаббаров районда тормышка ашырылучы авыл хуҗалыгы тармагындагы ике зур проект - терлекчелек комплексы төзелеше белән якыннан танышты.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Ул Коноваловка янындагы төзелүче терлекчелек комплексында эшләрнең барышы белән җентекләп танышты.Чөнки киләсе елның җәенә коирлексның беренче чираты куллануга тапшырылачак.Яңа төзелгән ике силос базы тутырылган , рулонга төрелгән печән әзерләнгән инде. Илдар Галәүтдинов һәм Айдар Салахов министр бүген биредә нинди эшләр башкарылуын күрсәтеп йөрделәр, комплексның ничек эшли башлаячагы хакында сөйләделәр.
Илдар Галәүтдинов киләчәккә планнары белән уртаклашты. Биредә көненә 150 тонна сөт савудан тыш, аны тирәнтен эшкәртергә дә җыеналар икән. Министрдан мал, техника сатып алганда төрле программалар аша ярдәм итү хакында үтенеч тә яңгырады очрашуда. Минзәләнең авыл хуҗалыгы техникумы белән хезмәттәшлекнең җайга салынуы хакында да әйтелде.
Марат Җәббаров үз күзе белән күргәннәрдән канәгать калды, хуҗаларга планнарын тормышка ашыруда ярдәм булачагын ышандырды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев