Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә АТПсы призына теннис ярышы

Районның авыл мәктәпләре арасында Аю гомумбелем бирү мәктәбендә Минзәлә АТПсы директоры Рамил Кәримов призына өстәл теннисы буенча ярыш үтте.

Ул үзе бүгенге көндә Украинада барган нацистларга каршы сугышта катнаша. Традицион ярышны ачу тантанасында энесе Марат Кәримов, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев, район башлыгы ярәмчесе Марк Токарев та катнашты. 


Фәнзир Фаррахов, Аю төп гомумбелем бирү мәктәбе директоры:

-Минзәлә шәһәре мәктәпләре укучылары спортның теннис төре буенча даими шөгыльләнәләр. Шәһәрдә теннис үзәге дә бар, ә авыл мәктәпләрендә теннис белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр аз. Шунлыктан авыл мәктәпләреннән килгән укучылар һәрвакыт өстәл теннисы буенча шәһәр мәктәпләрендә укучы балаларга җиңеләләр. Ярышның төп максаты — ул әлбәттә, районның авыл мәктәпләрендә спортның әлеге төрен популярлаштыру. Икенче максатыбыз — укучыларыбызның өстәл теннисы буенча осталыкларын арттыру, камилләштерү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау. 

Бәйгедә һәр авыл мәктәбеннән бер кыз һәм яшүсмер егет катнашты. Ярышлар берьюлы берничә өстәл артында башланып китте. Мондый бәйгеләрдә авыл мәктәпләрендә белем алучылар осталыкларын үстерәләр, башка авыл мәктәпләрендә укучылар белән дә тәҗрибә уртаклашалар.

Өстәл теннисы ярышы бик киеренке шартларда узды. Беркемнең дә сер бирәсе килмәде. Ярышта 1,2,3 нче урынны алучылар кыйммәтле бүләкләр, грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев