Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә базарында җиләккә сорау бар

Минзәлә базарында без барган көнне үз җирлегебездә үскән кыяр һәм җиләкләр белән сәүдә итәләр иде.

Яшь бәрәңге әле сатуда күренмәде. Ә менә ашау өчен былтыргысы бар: 5 литрлы чиләктәге бәрәңге бәясе – 250 сум.

Сатып алучылар бу чорда гадәттә базарга җиләк эзләп килә. Кемгәдер бакчада үскәне кирәк, кемгәдер – болында. Бәяләре белән генә дә кызыксынып йөрүчеләр бар. Бакчада үскән, без виктория җиләге дип атап йөрткән җиләкнең биш литрлы чиләге (чиләккә якынча 3,5 кг эре җиләкләр керә) өчен 2 мең сум сорыйлар, көн ахырына бәяне бераз төшереп тә бирергә мөмкиннәр. Җир җиләгенең бер чиләге исә – 1500 сум. Ашау өчен – авыз тәмләндерү өчен генә җиләк аласың килсә, 0,5 литрлы савыт белән дә сатуга куйганнар. Аның бәясе – 150 сум. Кыярның бер килограммы – 200 сум. Интернеттагы белдерү төркемнәрендәге бәяләр белән чагыштырганда базар бәяләре югарырак. Ләкин базарның да үз даими сатып алучылары бар. Шуларның берсе – Ләйлә Юнысова.

–Базарга мин еш киләм. Үзем фатирда яшәгәч, бакчам юк. Монда өлкән яшьтәге апаларыбыз сата торган рәттә һәрвакыт товарлар “свежий” була. Кыяр, бәрәңге, йомырка алам алардан. Бүген менә җиләк эзләп килдем. Хәтта кыяр, помидор рассадасы да алып тәрәзә төбендә үстергәнем булды. Тәрбияләсәң, тәрәз төбендә дә үсә икән алар. Бакчадагы кебек үк эре булмый, әлбәттә, – ди Ләйлә Юнысова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев